Гөлдәр Ишкуатова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлдәр Ишкуатова latin yazuında])
Гөлдәр Ишкуатова
Туган 1975
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2001),«Социальное служение. Общественное признание» республика премиясе лауреаты (2013)

Ишкуатова Гөлдәр Ядкәр кызы (1975) — җырчы, телережиссер. Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты ( яшь буынны рухи-әхләкый яктан тәрбияләүдәге хезмәте өчен) (2001).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлдәр Ишкуатова 1975 елның 16 декабрендә Башкортстанның Сибай шәһәрендә туган. 1983-1993 елларда Сибайдагы 7-нче мәктәптә укый, шушы ук вакытта балалар музыка мәктәбендә (1983-1990) хор дирижерлыгы бүлегендә һәм гомуми фортепиано классында шөгыльләнә. 1993-1997 елларда Уфа дәүләт сәнгать институтының театраль факультетында белем ала. 1996 елда «Башкортостан» Дәүләт унитар предприятиесе теле-радио компаниясендә редактор булып эшли башлый.

2007-2011 елларда читтән торып Башкорт дәүләт университетында финанслар һәм кредитлар һөнәре буенча белем ала.

Конкурслар һәм фестивальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Урал моңы» Халыкара төрки яшьләр музыкаль иҗаты конкурс-фестиваленең I дәрәҗә лауреаты (1997)
  • Иң яхшы ел аудиопроекты өчен «Моң» статуэткасына лаек була (2004)
  • «Яшьлек-шоу» Республика яшьләр музыкаль фестивалендә өч тапкыр «Ел җырчысы» (), шулай ук «Ел клибы» номинациясендә () җиңүгә лаек була.
  • «Ак чатыр» автор телевизион тапшыруы «Иң яхшы яшьләр ел телетапшыруы» дип таныла (1999)
  • Х халыкара балалар һәм үсмерләр телетапшырулар фестивалендә «Тылсымлы йөзек» фильмы өчен «Кече яшьтәге балалар өчен иң яхшы тапшыру» дип таныла. (2000, Әстерхан)

Иҗади эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 20-нән артык аудио һәм видео альбомнар авторы.
  • Балалар өчен «Тәгәри йөзек» китап авторы.
  • Мультипликацион фильмнарны башкорт теленә тәрҗемә итте һәм дубляж ясый.
  • «Бишек», «Чулпылар», «Ак чатыр», «Туган моңнар» тапшырулары редакторы. «Дәрман», «БАЙ» телепроектлары авторы, редакторы һәм алып баручысы[1].

Театрдагы һәм кинодагы рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты («Тылсымлы балдак», «Кыш кайда яши?» балалар телефильмнарына сценарийлар язу, «Балалар өчен җырлар», «Сандугач җыры», «Йөрәк җырлый», «Ничек яшисең, Җаным?» аудиоальбомнарын әзерләү һәм яшь буынны рухи-әхләкый яктан тәрбияләүдәге хезмәте өчен) (2001).
  • «Социальное служение. Общественное признание» республика премиясе лауреаты (2013)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]