Гөлназирә (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлназирә (җыр) latin yazuında])
Гөлназирә
Сәнгать формасы җыр
Жанр кыска көй
Әсәр яки аның атамасы теле башкорт теле һәм татар теле

Гөлназирә (Гөлнәзирә, баш. Гөлнәзирә) —  кыска көй формасында язылган татар һәм башкорт халык җыры, шулай ук уен формасындагы бию булып тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда Газиз Әлмөхәммәтов башкаруында популярлаша.[1] 1938 елда Л. Н. Лебединский язып ала, соңрак Хөсәен Әхмәтовның «Башҡорт халыҡ йырҙары» китабында басылып чыга.

Билгеле шаян бию җыры. Көйдә интонация тоташ үсә, җырның башы өч тотнаклы, кушымтасы дүрт тотнаклы булуы белән үзенчәлекле. «Гөлназирә» җырын хор өчен — Александр Ключарев , Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле биюе өчен — Таһир Кәримов һәм Камил Рәхимов, тавыш һәм фортепьяно өчен С. Г. Шаһиәхмәтова эшкәртә.

Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күршебезгә кунак килгән,
Инде нихәл итәек?
Тукмак койрык кара бәрән
Суеп, кунак итәек.

Кушымта:

Ай, елмай, бөгелмә,
Матур баса түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме,
Матур басып биегәндә,
Күңел ача түгелме.

Сулар ага арыктан,
Кыз карый ярыктан,
Сикереп төшеп биер идем,
Ояламын халыктан.

Кушымта.

Җир җиләге пешкән чакта
Сайлап ашап булмады,
Язгы сабан туйларында
Очрашып булмады.

Кушымта.


Башкаручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыр Газиз Әлмөхәммәтов, Хәнәви Шәйдуллин,[2], Татарстан җыр һәм бию ансамбле коллективы[3], шулай ук башкорт җырчылары һәм биючеләре Рәвилә Хаҗиева, Хизбулла Зөбәйдуллин, Рәшидә Туйсина, Ә.Ә.Фәсхетдинов, Ф.Г.Амантаев, Айдар Зөбәйдуллин башкаруларында билгеле.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ключарев, А. Татар халык җырлары = Татарские народные песни / А. Ключарев. - Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1986. - 488б.: нот.белән.
  • Башкортостан: Краткая энциклопедия. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 1996. 672 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]