Гөлназ Әдһәмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлназ Әдһәмова latin yazuında])
Гөлназ Әдһәмова
Туган телдә исем Гөлназ Равил кызы Әдһәмова
Туган 10 октябрь 1971(1971-10-10) (52 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Сайт gulnaz_adgamova

Гөлназ Әдһәмова, Гөлназ Равил кызы Әдһәмова (1971 елның 10 октябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — рәссам-нәкышчы, педагог. Кама сәнгать һәм дизайн институты доценты (2009 елдан). ТР һәм РФ (2005) рәссамнар берлекләре әгъзасы. Чаллының «Ел рәссамы» (2011)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Әдһәмова. «Сирень». Фото: my.mail.ru
Г. Әдһәмова. «Әбиләр чуагы». Фото: art59.ru

1971 елның 10 октябрендә Чаллыда туган. Әти-әнисе Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан. Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының (2011 елдан Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, рус. НИСПТР, 2015 елдан университет) сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган (1994).

2004 елда Татарстан һәм РФ рәссамнар берлекләренә кабул ителә. 2011 елда Чаллыда «Нәкыш» номинациясе буенча «Ел рәссамы» булып таныла. Педагог буларак, Чаллының рәсем сәнгате белән бәйле уку йортларында (Кама сәнгать һәм дизайн институты) булачак рәссамнарга белем бирә. 19932013 елларда Яр Чаллы шәһәренең 1нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә рәсем һәм нәкыш укыта. Соңгы эш урыны — Яр Чаллы картиналар галереясының фәнни хезмәткәре.

Эшләре Төркиядә узган Чаллы рәссамнары күргәзмәсендә күрсәтелә. Иҗат эшләре белән шәһәр, төбәк (Саранск, «Зур Идел»), республика, Россиякүләм (Мәскәү, «Россиянең яшьлеге»), халыкара һәм чит илләрдәге (Истанбул, Төркия) күргәзмәләрдә даими катнаша. Рәссамның эшләре Болгар музей-тыюлыгы фондларында, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт картина галереяларында, Төркия, РФ һәм Татарстанда шәхси тупланмаларда саклана.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлназ Әдһәмова — реалист-рәссам, майлы буяу белән яза. Эш алымы — натурадан язу, ягъни күзе күргәнне тукымага төшерү. Рәсемгә стиль бирү, ягъни мөһим санаган элементларны аз гына күпертеп бирү алымын да куллана. Иҗат эшләре арасында график хезмәтләре дә урын ала. Алар арасында юеш кәгазьгә ясалганнары да бар. Рәсемнәрендә рус һәм татар язучылары әсәрләре сюжетларын да куллана. Триптих («Гаилә», 2014). Декоратив бизәк-орнаментлар белән бәйле хезмәтләре шәхси күргәзмәсендә урын алган. Шәхси күргәзмәләре Әлмәт шәһәре картиналар галереясында (2015 елның марты)[2], Чаллы картиналар галереясында (2015 елның 21 октябреннән 15 ноябренә кадәр) [3], 2017 елның 1217 декабрендә)[4] уза.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ризидә Гасыймова. Алмалы иҗат. «Сөембикә», 2017 ел, июнь, 64нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]