Гөлнара Абитова
Гөлнара Абитова | |
---|---|
Туган телдә исем | Гөлнара Әюп кызы Абитова |
Туган | 19 апрель 1970 (54 яшь) Казан, Татарстан |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Республикасының атказанган артисты (2009) |
Гөлнара Әюп кызы Абитова (Гөлнара Илалиева) — татар артисткасы, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2009), Татарстан Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы.
Ул 1970 елның 19 апрелендә Казанда туа. 1989 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1992 елның 29 маеннан башлап ул — Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы.
Рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Куян – "Тозакка төшкән Аучы" (Н. Дәүли),
- Лилия – "Хыялдагы дөнья" (Ф. Галиев),
- Нурсәнә – "Беренче мәхәббәт" (Х. Вахит),
- Баян, Роза – "Оят төне" (Б. Мукаев, Н. Сафин тәрҗ.),
- Луиза – "Мәкер һәм мәхәббәт" (Ф. Шиллер, Г. Шамуков тәрҗ.),
- Суфия – "Кырларым-тугайларым" (Т. Миңнуллин),
- Сәрвәр – "Башмагым" (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз., 1995 елда сәхнәләшерелгән),
- Хәдичә – "Үп мине, Зәйтүнә!" (Н. Кәримова),
- Мәрьям – "Бер күрешү үзе бер гомер" (Ф. Яруллин),
- Марина – "Шау-шулы көн" (В. Розов),
- Санфирова О., Руднева Ж. – "Кызлар-йолдызлар" (Ш. Рәкыйпов, Ф. Хәбибуллин инс.),
- Питт – "Кояш нуры" (А. Попеску, Р. Яппарова тәрҗ.),
- Нечкәбил – "Борын-борын заманда" (Аманулла),
- Кар кызы, Зөһрә – "Кар кызының бәхете" (Г. Гыйлманов),
- Марианна – "Тартюф" (Ж.-Б. Мольер, Н. Исәнбәт тәрҗ.),
- Аппаксылу – "Гүзәл Аппаксылу" (Р. Сәгъди),
- Барби – "Иске курчакларда яңа ел" (Р. Сәгъди),
- Миләүшә – "Кыю кызлар" (Т. Гыйззәт),
- Тәмлетамак – "Гашыйк буласым килә" (Т. Миңнуллин),
-Зәринә – "Амазонка һәм Айдар" (И. Зәйниев),
- Регана – "Король Лир" (В. Шекспир, Н. Исәнбәт тәрҗ.),
- Ида Борисовна – "Умырзая" (Р. Харис),
- Алмабану – "Ничек миллионер булырга?" (М. Гыйләҗев),
- Бьянка – "Тискәрегә – авызлык" (В. Шекспир; П. Мелкова, Зөлфәт тәрҗ.),
- Зөһрә – "Тапкыр егет" (Д.Аппакова),
- Кыз – "Алмачуар" (Ф.Галиев),
- Бәндерша, шәфкать туташы – "Печән базары" (Р.Әюпов),
- Килмешәк – "Килмешәк" (Х.Ибраһим),
- Биембикә – "Җиде кыз" (Н.Исәнбәт),
- Сәрия – "Нигез ташлары" (Т.Миңнуллин),
- Эсэс (Серафима Семеновна) – «Казан ятиме» (Р.Зәйдулла),
- Алена – Super Светофор» (Аманулла),
- Юха – «Айрыз батыр» (Р.Әюпов, Р.Зәйдулла),
- Хәдичә — «Артист» (Р.Зәйдулла).- Рәйсә Идрисовна – "Мәхәббәт күгәрченнәре" (В.Гуркин, тәрҗ.Х.Ибраһим);
- Миләүшә Бариевна – "Ут чәчәге" (З.Хөснияр);
- Ландыш - "Шәй-бу! Шай-бу!" (К. Кәримов, 2019);
- Поши - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.).
- Мәймүнә - "Корт" (Ф.Галиев, 2020)
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2009 ел)
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2019)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кариев театры сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|