Гөлнара Вәлиева (1971)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнара Вәлиева (1971) latin yazuında])
(Гөлнара Вәлиева битеннән юнәлтелде)
Гөлнара Вәлиева
Гөлнара Арсенал кызы Вәлиева
Туу датасы:

7 июнь 1971(1971-06-07) (52 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1999-

Бүләк һәм премияләр:

Татарстан Республикасының атказанган артисты

Гөлнара Вәлиева - актриса. 1971 елның 7 июнендә ТАССРның Әлмәт шәһәрендә туа. 1991 елда Октябрск шәһәрендә музыка училищесын, 1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. 1999 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. 2014 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.

Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөлбикә – “Җырланмаган җыр” (М.Кәрим),
  • Сәрия – “Мәхәббәт кошлары” (И.Йомаголов),
  • Госпожа Де Сотанвиль – “Жорж Данден, яки хур ителгән ир” (Ж.Б.Мольер),
  • Гөлнур – “Гүргә керер сер иде” (Р.Кинҗәбаев),
  • Наза – “Кодача” (З.Исмәгыйлов),
  • Маша – “Тигезсезләр” (Ф.Әмирхан),
  • Гөлйөзем – “Парлы ялгызлар” (Д.Салихов),
  • Мөнирә – “Кыз урлау” (М.Кәрим),
  • Рәмзия – “Студенлар” (Н.Гаетбай),
  • Банан – “Туй күлмәге” (М.Гыйләҗев),
  • Биби – “Аерылабыз, ахрысы...” (Г.Каюмов),
  • Зөһрәбану – “Оҗмах капкасы” (М.Гыйләҗев),
  • Зөбәйдә – “Тәрәзәгә егет килгән” (Ф.Садриев),
  • Ангелина – “Утрау” (З.Хәким),
  • Кәүсәрия – “Кызлар килде авылга” (Н.Гаетбай),
  • Дию, I сәхнә хезмәтчесе – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов),
  • Машка – “Туган-тумача” (И.Зәйниев),
  • Мөстәпширә – “Ышаныч” (О.Богаев),
  • Клариче – “Болан-Патша” (К.Гоцци),
  • Гайни – “Назлы кияү” (К.Тинчурин),
  • Зөлсәгыйдә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
  • Капулетти ханым – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир),
  • Сәмия – “Дөнья киң түгел икән!” (З.Хәким),
  • Әнисә – “Кар астында кайнар чишмә” (А.Гыйләҗев),
  • Нурлыбәян – “Сигезле бию” (Р.Сабыр),
  • Мартина – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер),
  • Зәлия – “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]