Гөлнар Җиһаншина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнар Җиһаншина latin yazuında])
Гөлнар Җиһаншина
Туган телдә исем Гөлнар Дамир кызы Җиһаншина
Туган 28 апрель 1965(1965-04-28) (58 яшь)
Һөнәре җырчы

Җиһаншина Гөлнар Дамир кызы - танылган җырчы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиһаншина Гөлнар Дамир кызы 1965 нче елның 28 нче апрелендә Казахстан Республикасының Рудник поселогында дөньяга килә. 1969 нчы елны аның гаиләсе әтисенең туган авылы Олы Кайбычка кайта. Олы Кайбыч урта мәктәбендә белем ала, шул ук вакытта музыка мәктәбенә дә йөри. Аны беренче тапкыр баян төймәләренә басарга өйрәтуче укытучысы Фатыйхова Флера Әхмәт кызы була. Тавышны кую буенча нота грамотасы серләрен өйрәнудә Данилова Светлана Егор кызының да өлеше зурдан була. Мәктәпне тәмамлагач, Казан Дәуләт педагогия институтының музыка факультетына укырга керә. Узенә генә хас булган тавышы тиз арада тамашачыны узенә җәлеп итә.

Гөлнар Дамир кызы яшьтән ук музыка иҗатында кайный. Җырга-моңга мәхәббәте бала чагыннан ук килә. Куп кенә җыр конкурсларында катнаша, лауреат исеменә дә лаек була. Ул туган якка, аның матур авылларына, кешеләренә, табигатенә багышланган җырларны йөрәге аша халык куңеленә утеп керерлек итеп башкара. Ул узе менә ниләр сойли: "Мин кечкенәдән ук безнең татар халык көйләренә, алтмышынчы-җитмешенче елларда язылган композиторларыбызның җырларына гашыйк. Белмим, ник шулайдыр, ләкин минем ул җырларны башкарганда, тыңлаучыны җырның көе, эчтәлеге аша эчке бер рух һәм моң сәяхәтенә алып кереп китәсем килә. Моның өчен, әлбәттә, коры тавыш кына җитми, тамашачыны үз артыңнан ияртә алырлык җыр образы тудырырга кирәк. Шуңа курә мин җыр өйрәнергә тотынсам, иң элек аның образын табарга, заманча музыкаль бизәлешләр кертеп, аны баетырга һәм халык куңеленә җиткерергә тырышам. Шуны әйтәсем килә: һәр кеше талантлы булып туа. Купме җырчы, язучы, рәссам, пешекче, оста чигученең таланты вакытында ачылып, тиешле дәрәҗәгә җитмәгән. Минем сәләтемне әнием вакытында куреп, үстергән. Хәзер яраткан һөнәрем өчен мин аңарга бик рәхмәтлемен! Гореф-гадәтләребез турында сөйләүче, уткәнебезгә мәхәббәт тәрбияләуче киңәшчем, сердәшем дә ул – минем әнием идем. Минем әнием шулай ук җырга-моңга гашыйк кеше иде. Киләчәктә халкыбызның һәм проффессиональ композиторларыбызның, матур-матур җырларын җырлап, тамашачыда җыр сәнгатенә җырлы, яхшы караш тудырасым, җырларым аша эстетик ләззәт бирәсем килә."

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.