Эчтәлеккә күчү

Гөлнора Гатина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнора Гатина latin yazuında])
Ватандашлык  СССР
 Украина
 Россия
Туу датасы 1987
Туу урыны Түрәкурган, Үзбәкстан ССР, СССР[1]
Һөнәр төре опера җырчысы
Эш урыны Tatarica һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе һәм П. И. Чайковский исемендәге Акмәчет музыка укуханәсе[d]
Укытучылары Зилә Сөнгатуллина
Җырчы тавышы меццо-сопрано[d]
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Бүләкләр Ошибка Lua в Модуль:Wikidata2/Medals на строке 12: attempt to index field 'datavalue' (a nil value).
Рәсми веб-сайт kazan-opera.ru/team/opera/soprano/gulnora-gatina/

Гөлнора Гатина, Гөлнора Рустәмҗан кызы Гатина, кыз фамилиясе Чалбашева (Гульнора Рустамжоновна Гатина, 1987 ел, СССР, Үзбәк ССР, Нәмәнгән өлкәсе, Түрәкурган районы, Түрәкурган) — җырчы (меццо-сопрано) , 2012 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. «Тантана» (2016, 2019), Марсель Сәлимҗанов (2019), ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2020) премияләре лауреаты .

1987 елда Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасының Нәмәнгән өлкәсе Түрәкурган районы үзәге Түрәкурган шәһәрендә кырым татар музыкантлары гаиләсендә туган. Бабасы ― Кырым татарлары сөргененә эләккән Риза Чалбашев, әбисе - казан татары Мөнәвәрә. Әнисе Левиза Казан музыка училищесын, Сарытау консерваториясен тәмамлаган. Гөлнорага 7 яшь булганда, Чалбашевлар тарихи Ватаннары Кырымга кайткан. Акмәчет музыка укуханәсен (әнисе, Кырым Автономияле Республикасының атказанган артисты Левиза Чалбашева сыйныфы, 2007), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Россия Федерациясенең халык артисты профессор Зилә Сөнгатуллина сыйныфы, 2012) тәмамлаган, шул ук уку йортында аспирантурада укый.

Консерваториядә уку елларында ук консерваториянең опера студиясе куйган спектакльләрдә катнаша. «Татарика» оркестры белән Россия шәһәрләрендә, Казакъстан, Төркия, Кытайда гастрольләрдә була. ТҮРКСОЙ оештырган «Опера көннәре»ндә (Төркия, Кипр, 2011) Татарстан исеменнән чыгыш ясый.

2015 елда «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булган, Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсында төп партияне (Наргизә) башкара.

Башкарган партияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

М. Җәлил театрында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
«Сөембикә» операсында Сөембикә ханбикә
  • Розина — «Севилья чәчтарашы» (Севильский цирюльник) Дж. Россини.
  • Адина, Джанетта — «Мәхәббәт эчемлеге» (Любовный напиток) Г. Доницетти.
  • Ксения — «Борис Годунов» М. Мусоргский.
  • Бәдриҗиһан — «Шагыйрьнең мәхәббәте» Р. Ахиярова.
  • Фраскита — «Кармен» Ж. Бизе.
  • Аксылу — «Алтын Казан» мюзиклы.
  • Сөембикә — «Сөембикә» операсы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Консерваторияне тәмамлаган елны (2012) җырчы Рүзил Гатинга (1987 елгы, Чаллыдан) кияүгә чыккан. 2018 елда аерылган[7]

Мәкаләләр
  • Миләүшә Галиуллина. Гөлнора Гатина: «Казанда мин үз өемдә». Мәдәни җомга, № 32 (1550), 15.08.2025. ― Б.24.