Гөлнур Баймурзина
Гөлнур Баймурзина | |
---|---|
Туган | 25 ноябрь 1916 Требиятский, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе |
Үлгән | декабрь 1972 (56 яшь) Сибай, Башкортстан, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | педагог |
Гөлнур Баймурзина (25 ноябрь 1916 ел — декабрь 1972 ел) — педагогик хезмәт алдынгысы. РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1963).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гөлнур Рәхмәт кызы Баймурзина — 1916 елның 25 ноябрендә алтын сәнәгатьчесе Рәмиевнең хәзерге Чиләбе өлкәсе Нугайбәк районында урнашкан 8-нче руднигында руда чыгаручы гаиләсендә туган.
Темәс авылы мәктәбендә җиденче сйныфны тәмамлый, аннан соң Уфадагы үсемлекләрне саклау техникумына укырга керә. Техникум бер елдан Дәүләкәнгә күчеп китә, Гөлнур Рәхмәт кызы Темәскә кайта һәм педагогия училищесына укырга керә[1].
1935—1937 елларда Баймак районы Үзәнбаш мәктәбенең мөдире һәм башлангыч класслар укытучысы. Биредә ул балалар белән эш тәҗрибәсе туплый. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Аңа күренекле башкорт язучылары һәдия һәм Гөбәй Дәүләтшиннар белән тыгыз аралашып эшләргә туры килә.[1]
1937—1950 елларда Башкорт АССРның Баймак районы Ишбирде руднигында укытучы булып эшли.
1952—1953 елларда — Сибай шәһәренең 1-нче урта мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы.
1953—1978 елларда — Сибай шәһәренең 5-нче урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы.
1972 елда вафат була, Сибай шәһәрендә җирләнгән.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1963)
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (1950)