Гөлнур Хәкимова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлнур Хәкимова latin yazuında])
Гөлнур Хәкимова
Туган 5 март 1941(1941-03-05) (83 яшь)
ТР, Әтнә районы, Дусым
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре театр артисты

Хәкимова Гөлнур Гаяз кызы - театр артисты.

1941 елның 5 мартында Әтнә районы Дусым авылында дөньяга килә. Күәм һәм Әтнә мәктәпләрендә урта белем ала.

Гөлнур апа кечкенәдән җыр-бию ярата. Җитезлеген, уңганлыгын, кешеләр күңеленә ачкыч табарга осталыгын күреп, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы яшь кызны Җилгелде авылына клуб мөдире итеп билгелиләр. Ә «театр чире» аңа баштан ук йога: 1957 елда Дусым яшьләре белән “Язылмаган законнар” спектаклен куялар. 1960 елда туган авылына клуб мөдире булып кайткач, канатланган яшьләр зуррак масштаблы спектакльләрне дә тамашачыга җиткерәләр. Кечкенә авыл клубы кысалары таррак була Гөлнур апаның таланты өчен, акрынлап анда Казанга китү, театр училищесына укырга керү теләге туа. Арчага барып, эшеннән чыгып кайтканда нигәдер Әтнәгә кереп чыгарга туры килә. Ә монда Олы Әтнә мәдәният йорты директоры Гомәр Мәрдәнов: “Әйдә, минем яңа художество җитәкчесе булып кил”, - дип чакыра. Гөлнур апа Гомәр абыйның тәкъдименә риза була. Механизатор булса да, сәхнә өчен туган Әтнә егете Хәкимов Рәфкать Шәяхмәт улы белән тыйнак кына тормыш корып җибәрәләр һәм үзләре кебек сәхнәгә гашыйк ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр.

Әтнә драма коллективында иң беренче роле - “Көзге ачы җилләрдә” спектаклендә Гандәлиф образы. Ә аннан соң күпме булган алар... Дөресен әйткәндә, Гөлнур Хәкимованың, ничә спектакльгә катнашканын санаганчы, театр куйган кайсы спектакльләрдә уйнамавын әйтүе җиңел - ә алары, булса да, бер-ике генәдер.

1991 елның 20 июнендә Гөлнур Хәкимовага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]