Гөлнур Якупова
Гөлнур Якупова | |
---|---|
Туган | 24 июнь 1948 (76 яшь) Сәетбаба, Сәетбаба авыл шурасы[d], Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | язучы, шагыйрь, тәрҗемәче |
Якупова Гөлнур Мидхәт кызы (24 июнь 1948 ел) — башкорт шагыйре, язучы, тәрҗемәче. Россия Федерациясе һәм Башкортстан Язучылар союзлары әгъзасы (1992). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998). Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе (2020), Җәлил Киекбаев (2006) һәм Муса Гәрәев (2012) исемендәге премияләр лауреаты. Салават Юлаев ордены кавалеры (2018),
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гөлнур Мидхәт кызы Якупова 1948 елның 24 июнендә Башкорт АССР-ының Гафури районы Сәетбаба авылында туган. Салават педагогия училищесын, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган.
Хезмәт юлын Гафури районының «Йолдыз» газетасында әдәби хезмәткәр сыйфатында башлый, ары мөхәррир урынбасары була. 1986 елдан «Башкортстан кызы» журналында эшли. 1990 елдан — «Агыйдел» журналының җаваплы сәркәтибе, 2003-2008 елларда — басманың мөхәррире.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәби иҗат сукмагына иртә аяк баса, журналист каләмен дә ташламый. Шигырзары 1964-65 елларда ук «Ленинсе», «Совет Башҡортостаны» газеталарында да басыла башлый. Язучы һөнәренә чыннан тотынуы XX гасырның 80-се елларына туры килә. «Яшь көч» (1982, 1984) альманахында башлангыч шигъриятле шәлкемнәре дөнья күрә. 1989 елда «Нагыш» исемле китабы нәшер ителә. «Автограф» (1992) дигән җыентыгы язучы каләменең көчен һәм сәләтен ныгытып исбатлый, аның ижадына һәр тарафтан кызыксыну арта.
Башкорт шигъриятендә үз урынын яулаган, абруйлы исеме булган Гөлнур Якупова каләмен чәчмә әсәр язып та сынамак була. Һәм «Йыртҡыс ҡаны» (2003) дип аталган беренче чәчмә җыентыгы белән укучыларның күңелен яулаган. Татар телендә Татарстан китап нәшриятендә дә дөнья күрә бу китаптагы повестьлар («Ерткыч каны», 2011).
«Катындар» трилогиясе Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриәте тарафыннан 2016 ел өчен Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясена тәкъдим ителә. Башкортстан Башлыгы каршындагы Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре буенча комиссия конкурста катнашуга алты дәгъвәсе белән беррәттән Гөлнур Якупованы да кертә[1].
Җәмәгать эшләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәби иҗат белән беррәттән язучы төрле җәмәгать эшләрен дә башкара. Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, чәчмә секциясе сәркәтибе. Гөлнур Якупова туган Гафури районы мәктәпләренең әдәби иҗат белән яраткан балалары арасында «Сыналган каләм» бәйгесе уздыра, һөнәр серләре белән уртаклаша, нәфис әдәбиятка чакыра.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Вахитов Ф. Заман аңлаулары. (Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясена тәкъдим ителде). «Башкортстан» гәзите, 2016, 10 август[2].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «UfaTime.ru» сайты, 25.07.2016. Комиссия утвердила список номинантов на премию Салавата Юлаева(рус.)(Тикшерелгән 11 август 2016)
- ↑ «Башҡортостан» гәзите, 2016, 10 август 2016 елның 7 сентябрь көнендә архивланган.(Тикшерелгән 11 август 2016)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
- Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалин а. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)