Гөлсинә Мәүлекәсова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлсинә Мәүлекәсова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гөлсинә Мәүлекәсова
Г.Г.Мәүлекәсова.jpg
Туган телдә исем Гөлсинә Галим кызы Мәүлекәсова
Туган 19 февраль 1981(1981-02-19) (38 яшь)
Уфа
Яшәгән урын Дыван бүлвары[d], Уфа[1]
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Башкортстан дәүләт хореография көллияте[d]
Һөнәре балет биючесе
Балалар кызы
Ата-ана
  • Галим Мәүлекәсов, музыкант (әти)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе

Гөлсинә Мәүлекәсова, Гөлсинә Галим кызы Мәүлекәсова, баш. Гөлсинә Ғәлим ҡыҙы Мәүлекәсова (1981 елның 19 феврале, Уфа) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының (Уфа) әйдәүче солисты (прима-балерина), БР халык артисты (2014), С. Юлаев премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елның 19 февралендә Уфада музыкант гаиләсендә туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәге көллият) (РФ, БР халык артисты Л. Куватова сыйныфы) тәмамлаган (1999).
1996 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә. 2001 елда контракт буенча Питырбурның К. Тачкин балетында эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә (Уфа) катнашып килә (партнёрлары — И.И. Иебра (Рум операсы), Д. Тамазлакару (Staatsballet Берлин театры), М. Перетокин (Мәскәүнең Зур театры), А. Меркурьев (Мәскәүнең Зур театры).

  • 2006 елда VII халыкара Волков фестивалендә (Ярыслау) катнаша. Ул катнашкан Л. Исмәгыйлеваның Аркайым балеты (Йолдыз партиясе) РФ хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясенә лаек була.
  • 2008 елда ЮНЕСКО штаб-фатирында (Франция), 2010 елда «Русия-Франция елы» уңаеннан Франция шәһәрләре буйлап уздырылган концертларда катнаша.

Репертуары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сильфида (Х. Левенсхольд «Сильфида»), Жизель, Мирта, Вилиса (А. Адан «Жизель»), Франциска (И. Штраус «Зәңгәр Дунай»), Пахита, вариацииялар (Л. Минкус «Пахита»), Китри, Китри төше, Мерседес, Урам биючесе, Дриада, Беренче вариация, Болеро (Л. Минкус «Дон Кихот»), Никия, Гамзатти, Һинд биюе (Л. Минкус «Баядерка»), Вакх хатын-кызы, Нимфа (Ш. Гуно «Вальпургия төне»), Җиденче вальс һәм мазурка («Шопениана»), Одетта-Одиллия, Испан кәләше, Урыс кәләше, Зур аккош, Па-де-труа (П. Чайковский «Аккош күле»), Аврора, Сирень Феясы (П. Чайковский «Йокыга талган гүзәл»), Мари, Һинд курчагы, Француз курчагы (П. Чайковский «Щелкунчик»), Зарема (Б. Асафьев «Бакчасарай фонтаны»), Джульетта (С. Прокофьев «Ромео һәм Джульетта»), Көлгенә (С. Прокофьев «Көлгенә»), Кармен (Ж. Бизе — Р. Щедрин «Кармен-сюита»), Зәйтүнгөл (Л. Степанов, З. Исмәгыйлев «Торна җыры»), Йолдыз (Л. Исмәгыйлева «Аркайым»), Полли (П. Овсянников «Том Сойер»).

Концерт номерлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.)
  • «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе)
  • «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
  • «Адәм һәм Һава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе)
  • «Үлеп барган аккош» (К. Сен-Санс муз., М. Фокин хореографиясе)

Гастрольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр белән Казакъстан (2000, 2001), Бөекбритания (2001), Италия (2003, 2010), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005, 2007), Таиланд (2006, 2008), Бразилия (2007), Кытай (2008), Греция (2008), Алмания (2009), Испания (2010), Франциядә (2010) һ.б. илләрдә чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Илдар Маняпов, балет биючесе, БР халык артисты, кызы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]