Гөлфия Исхакова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлфия Исхакова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гөлфия Исхакова
Г.З. Исхакова.jpg
Тугач бирелгән исеме: Гөлфия Заһит кызы Вәлиева
Туу датасы: 15 февраль 1957(1957-02-15) (62 яшь)
Туу урыны: Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР, Әлмәт районы, Кәләй
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: мәдәният хезмәткәре, язучы
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Язларыма кайтам» (Ижау, 2002)
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2016)
Риза Шәфи премиясе (2008)

Гөлфия Исхакова, Гөлфия Заһит кызы Исхакова (Вәлиева) (1957 елның 15 феврале, ТАССР, Әлмәт районы, Кәләй) – мәдәният хезмәткәре, ансамбль җитәкчесе, шагыйрә, Удмуртиядә (Воткинск) яшәп, татар телендә иҗат итә. Татарстан (2007) һәм Удмуртия (2007) язучылар, РФ журналистлар (2014) берлекләре әгъзасы. С. Сөләйманова (2016), Риза Шәфи (2008) исемендәге премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ак моң алып каеннардан» китабы (Ижау, 2007).

1957 елның 15 февралендә Татарстан АССР Әлмәт районы Кәләй (вариант: Сабанчы[1]) авылында туган. Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында үскән, Иске Куак авылы мәктәбен (1974), В. Г. Садовников исемендәге Воткинск машина төзү техникумын (1984), Ижауда Удмурт республика мәдәният укуханәсен (2004) тәмамлаган. Егерме ел Воткинск машина төзү заводында технолог булып эшли. Берничә ел туган ягы Әлмәттә эшләп кайта. Воткинскида милли «Дуслык», «Тургай» (халык ансамбле) ансамбльләрен оештыра. 2001-2004 елларда Воткинск радиосында татарча «Сердәш» тапшыруларын әзерли һәм алып бара. «Яңарыш» газетасының (Ижау) Воткинскидагы хәбәрчесе була. Воткинскидагы П. И. Чайковский исемендәге бакча («Дуслык» клубы) хезмәткәре [2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигырьләрне мәктәп елларында ук яза башлый. 1994 елдан хикәяләре, лирик шигырьләре Удмуртия, Татарстан газета-журналларында («Яңарыш», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Хәзинә», «Воткинские вести», «Әлмәт таңнары», «Яшьләр заманы», «Тормыш кыры», «Казан утлары», «Мәйдан», «Ялкын»), «Язмышлар авазы» күмәк җыентыгында (1998, Ижау) басыла. «Язларыма кайтам» (2002), «Ак моң алып каеннардан» (2007), балалар өчен «Президент булам» (2012), «Сукыр мәхәббәт» (Казан, 2012), «Изге теләкләр юллыйм» (2013, Төмән), «Күңелем фасыллары» (2017) китаплары нәшер ителгән. Шигырьләренә көй язылып, җырга әйләнгән, танылган җырчылар (мәсәлән, Салават) репертуарында да бар. Удмурт язучылары әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзенең шигырьләрен урысчага Сергей Вострокнутов тәрҗемә иткән [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Заһит, әнисе Мәгъмүрә.
Ире Дуварис Исхаков, Казан авиация институтын тәмамлагач, Воткинск машина төзү заводына эшкә юллама белән җибәрелгән.
Балалары: кызлары Гөлназ (Сөнгатуллина), хисапчы, кызлары Гүзәл (Максимова), Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]