Гөлфия Юнысова
Гөлфия Юнысова Гөлфиә Юнысова | |
---|---|
![]() Г.А. Юнысова | |
Тугач бирелгән исеме: | Гөлфия Атнагул кызы Юнысова |
Туу датасы: | 10 сентябрь 1948 (72 яшь) |
Туу урыны: | Әлшәй районы, Сарыш авылы |
Ватандашлык: | ![]() ![]() |
Эшчәнлек төре: | язучы, депутат |
Иҗат итү еллары: | 1969-хәзергәчә |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь, поэма |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Миңа бары өч кенә'» (1969) |
Премияләр: | Һ. Дәүләтшина премиясе (2006) Мифтахетдин Акмулла премиясе (2000) |
Бүләкләр: | ![]() |
Гөлфия Юнысова (Гөлфия Атнагул кызы Юнысова, баш. Гөлфиә Аҙнағол ҡыҙы Юнысова) – шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе. РФ (2005), БАССР (1989) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР мәгариф отличнигы (2000). Башкортстанның халык шагыйре (2015).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1948 елның 10 сентябренда БАССР Әлшәй районы Сарыш авылында туган. Раевка урта мәктәбен (1966), Уфада дәүләт университетын (1971) тәмамлый. 1971-1973 елларда Сибайда педагогия укуханәсендә рус теле һәм әдәбияты укыта. «Совет Башҡортостаны» газетасында (1973), «Пионер» журналында (1974-1978) эшли. «Башҡортостан ҡызы» журналының баш мөхәррире (1978-1999). 1979-1990 елларда Русия Югары шурасы, 1999 елдан БР Корылтае-Дәүләт шурасы депутаты.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гөлфия Юнысова балалар язучысы һәм җырлар тексты авторы булып танылды. Аның кече яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләре уңышлы чыга. Университетта укыган елларда балалар өчен «Миңа бары өч кенә» (1969), «Зәңгәр тубым» (1971) китапларын иҗат итә. Сибайда эшләгәндә «Яз хакында әкият» (1973), «Тылсымлы бүләк» (1975) китапларын басмага әзерли. Хәзер 40 китап, 300 җыр сүзләре авторы, әсәрләре 25 телгә тәрҗемә ителгән.[1] «Кояшлы иртә» (1977), «Быргы чакыра» (1979), «Бәпембә» (1982), «Бүз тургай җыры» (1983), «Өметемнән югалма» (1990), «Ак яңгыр» (1998), «Сандугач моңы» (1998), «Салават күпере» (2003) китаплары бар. Мәскәүдә «Литературная Россия», «Огонёк», «Дружба народов», «Юность», «Работница», «Крестьянка», «Наш современник» журналларында шигырьләре; аерым китап булып, рус телендә «Каенкай җыры» (Песня березки) (1979) , «Өйләр елмая» (Дома улыбаются) (1980), «Салават күпере буйлап юл» (Дорога по радуге) (1984), «Безнең җыр» (Наша песня) (1986), Нукуста каракалпак телендә «Кыңгырау чәчәге» (1979) китаплары нәшер ителгән. «Очып булмый канатсыз» пьесасы Сибай драма театрында уйнала. Публицистика өлкәсендә дә хезмәтләре күп.
Казанда 2004 елда «Серле утрау» китабы нәшер ителде.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1989)
- БР мәгариф отличнигы (2000)
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1984)
- Мифтахетдин Акмулла премиясе (Миякә районы) (2000)
- Һәдия Дәүләтшина премиясе (2006)
- Башкортстанның халык шагыйре (2015)[3]
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1974).
ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1979).
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ире - Мирас Хәмзә улы Иделбаев, язучы, әдәбият галиме, БДУ профессоры
- Улы - Артур Мирас улы Иделбаев, «Башҡорт йәштәре иттифағы»н оештыручы[4]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- башка чыганаклар
- Башкортстан (белешмәлек)(рус.)
- Күгәрчен районы китапханәсе(рус.)
- БР әдәби картасы(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 10 сентябрь көнне туганнар
- 1948 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлшәй районында туганнар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- Башкортстан халык шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- Русия язучылары
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мөхәррирләр
- Журналистлар
- Мөгаллимнәр
- Һәдия Дәүләтшина премиясе лауреатлары
- Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары