Гөлчирә Мансурова-Такташева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлчирә Мансурова-Такташева latin yazuında])
Гөлчирә Такташева
Туган телдә исем Гөлчирә Хәйреләнәм кызы Мансурова
Туган 1909(1909)
РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Яңа Әлем
Үлгән 1984(1984)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре укытучы
Балалар улы Аван Һади улы, кызы Эльвира Гыйндулла кызы
Ата-ана
  • Хәйреләнәм Мансуров (әти)
  • Өммегөлсем Сәйфуллина (әни)

Гөлчирә Такташева, Гөлчирә Хәйреләнәм кызы Такташева (кыз фамилиясе Мансурова, икенче ире буенча Кодрәтова (Кудрецкая), 1909 ел, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Яңа Әлем1984 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — укытучы, татар шагыйре Һади Такташның (19011931) икенче (19301931 еллардагы) никахындагы хатыны.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һади Такташ

1909 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Актаныш районы) Яңа Әлем авылында, Әгерҗедән (Бубилар) Ырынбурга кадәр сузылган олы төбәктә эшләүче күп санлы ахуннар, муллаларның остазы булган Минзәлә өязе ахуны Яхъя ахун Мансуров[1] оныгы, Лотфулла бине Яхъя ахунның олы улы Хәйреләнәм гаиләсендә туган. Әтисе Хәйреләнәм Лотфулла улы Яңа Әлем мәчете каршындагы мәдрәсәне, Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган (Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән бер вакытта), инкыйлабтан соң укытучы булып эшләгән. Әнисе Өммегөлсем Имаметдин кызы Сәйфуллина, Уфа гимназиясен тәмамлаган, Рәмиевләрдә гувернантка булып эшләгән, әнисе ягыннан әбисе Миңлеҗиһан Шаһвәли кызы чыгышы белән борынгы татар дворяннары Колбарисовлар нәселеннән булган, Уфада гимназияне алтын медальгә тәмамлаган, татар балаларына 46 ел рус теле укыткан, 1924 елда пенсиягә чыккан, Хезмәт Батыры исеме алган[2]. Инкыйлаб елларында Мансуровларның Яңа Әлемдәге ике катлы йортлары тартып алына һәм анда балалар йорты урнаша. Гаилә Орскига күчә, әтисе Орскидагы училище директоры булып эшли. Гөлчирә Орскида оешкан театр түгәрәгенә йөри, Хәким Сәлимҗанов белән «Галиябану» спектаклендә катнаша. Труппасына яңа артистлар туплау максаты белән Орскига килгән Габдулла Кариев матур сопрано тавышлы Гөлчирәне үз труппасына чакыра. Ләкин ахун оныгына артистка булырга тәкъдим итүне әтисе Хәйреләнәм кабул итми. Әтисе кинәт вафат булгач, туганнары Гөлчирәне Царское Селодагы интернатка урнаштыра, мәктәпне дә шунда тәмамлый. Әнисенең кыз туганнары укыткан Алабугага кайтып, педтехникумда укый. Таҗи Гыйззәт оештырган үзешчән театрда төп рольләрне башкара. Бондюг заводы (хәзерге Менделеевск) мәктәбендә укыта. Казанга килеп, татар яшьләре өчен ачылган рабфакка (эшче факультетка) укырга керә, анда булачак композитор Җәүдәт Фәйзинең бертуганнары белән бергә укый. Казан дәүләт университетының медицина факультетына кабул ителә. Аның ахун оныгы икәнен исенә төшереп, вуздан куу белән яныйлар. Әмма әнисе ягыннан бабасы Имаметдин Җәләлетдин улы Сәйфуллинның (18551923) туганнан туган энесе, 19201923 елларда ТАССР Җир эшләре халык комиссары Юныс Нуриман улы Вәлидов (18891925) аны үз канаты астына ала.

Һади Такташ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

улы Аван

Һади Такташ белән беренче очрашуы Казан дәүләт университетының 125 еллыгын бәйрәм итәргә әзерлек көннәрендә була. Университетның актив җәмәгать эшлеклесе булган Гөлчирәгә бәйрәмдә татар язучылары төркемен озатып йөрүне тапшыралар. Һади Такташ кызны һәркөнне университеттан каршы алып, өенә кадәр озатып куя башлый, әнисеннән кызның кулын сорый. Әмма шагыйрьнең беренче гаиләсе турында белгән әнисе тиз генә ризалык бирми. 1930 елның ноябрендә өйләнешәләр һәм Казанның Куйбышев (хәзерге Пушкин) урамы 37нче йортның 1нче фатирында яши башлыйлар. Әнисе Өммегөлсем дә алар янына күченә, укытучы эшен ташлап, шагыйрьнең көнкүрешен үз өстенә ала, ә моңарчы Һади абыйсы янында яшәгән энесе Габит (Абидулла) Өммегөлсемнәр фатирында яши башлый. Һади Такташ яңа гаиләсендә тынычлык, гаилә җылысы, тәртип булуга сөенә, аңа Мансуровлар-Сөләймановларның бер-берсенә ярдәм итүләре дә ошый. Гөлчирәнең энесе Камилне, Ленинградта укуын тәмамлагач, туган ягы Актанышка фирка эшенә билгелиләр. «Казанда Такташлар янында яшәүче әниләренә ярдәм итәбез», дигән сылтау белән ул һәм Ленинградта заводта эшләүче абыйсы яңа гаиләгә һәрвакыт матди яктан ярдәм итеп торалар. Һади Такташ бер мәртәбә Актанышка үзе дә бара, райондагы алдынгы хуҗалык турында очерк яза. Хатыны Гөлчирәне авырлы вакытында, файдалы дип, кымыз эчәргә Актанышка кайтарып җибәрә, ләкин баланы Казанда яхшы табиблар янында табарга куша. Уллары Аван 1931 елның 11 сентябрендә туа. Башта Һади улына Дан исеме кушарга уйлый, ләкин аны «халык дошманы исеме» дип кисәткәч, Аван (Авангардтан кыскартылган, Тамбов мишәрләре телендә аван — «яхшы» мәгънәсендә) исеме куша.

1931 елның 8 декабрендә Һади Такташ салкын тиюдән баш мие ялкынсынып һәм тифтан вафат була. Аны, туганнарының теләгенә каршы барып, Татар зиратына түгел, Горький паркының каһарманнар аллеясына җирлиләр. Гөлчирә Такташева иренең үлемен авыр кичерә, нерв авыруы кузгала, аңа медицина өлкәсен ташларга туры килә: биология факультетына күчә. Анда генетика өлкәсе белән мавыгып китә. Профессор Николай Александр улы Ливанов (18761974) аны аспирантурга кабул итә. Тиздән генетика «ялган фән» дип игълан ителә, Ливанов һәм аның коллегалары кулга алына. Яшь баласы кулында булган аспирантны кулга алмыйлар, әмма фән белән шөгыльләнүне тыялар.

Казандагы йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда яшәгән йортлары. 1982 елда сүтелгән

19251931 елларда Һади Такташ Казанның Куйбышев (хәзерге Пушкин) урамы 37нче йортның 1нче фатирында яши. Аның җеназасын да шул йорттан алып чыгалар. Өч катлы, таза, нык бина була. 19811982 елларда Казан дәүләт университетының «УНИКС» спорт-мәдәният комплексын төзегәндә, әлеге йорт 1 метр комачаулаган. Шагыйрь гаиләсенең йортта әдәбият музее ясарга дигән тәкъдиме кабул ителмәгән, бина сүтелгән. Такташ музее өчен дип УНИКСтан бер бүлмә бирелгән.

Икенче никахы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Эльвира белән. 1951

Тау инженеры, Ватандашлар сугышы каһарманы Гыйндулла Фәйзулла улы Кодрәтов (паспорты буенча Геннадий Федор улы Кудрецкий) белән танышып, аңа кияүгә чыга. Кызлары Эльвира туа. Аңа 6 яшь чагында Гыйндулла Кодрәтов, сәяси золымнан качып, Ерак Көнчыгышка «Аглонги» приискысына китеп урнаша. Гөлчирә, улына приискыда уку өчен шартлар булмас, дип, аңа иярми, гаилә таркала.

Бу вакытта заманында Идел-Урал штатын булдыру эшендә катнашы булган Мансуровларны, милләтчелектә гаепләп, кулга алган булалар. Лотфулла ахун улларыннан табиб-хирург Фәйзи Мансуров кына исән кала, Белоретта, Уфада яши.

Гөлчирә Такташева калган гомере буе Казанда Болак буендагы 19нчы мәктәптә биология укытучысы, директор урынбасары булып эшли. Зуррак вазыйфалардан катгый баш тарта. 1984 елда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнә. Һади Такташның җәсәден хатыны кабере янына күчерү тәкъдиме хакимияттә хуплау тапмый.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ире (19301931 елларда) — Һади Такташ.

Икенче ире Гыйндулла Кодрәтов (Геннадий Кудрецкий), тау инженеры.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Такташ (төзүчеләре Рабит Батулла, Рафис Корбан). К.: ТКН, 2001. ISBN 5-298-01069-5
  2. Эльвира Кудрецкая. Поэт серебряного века 2019 елның 29 март көнендә архивланган.. ТР милли китапханәсе сайты(рус.)
  3. Нәбирә Гыйматдинова.Такташ балалары ни хәлдә? Китапта: Такташ (төзүчеләре Рабит Батулла, Рафис Корбан). К.: ТКН, 2001 ел, 139-146нчы бит. ISBN 5-298-01069-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айдар Хәбетдинов. Жизнь историка – служение своему народу 2016 елның 5 март көнендә архивланган.. Татарская электронная библиотека
  2. Ш. Маратов. Спрос на нравственность вечен 2019 елның 29 март көнендә архивланган.. «Республика Татарстан», 20.09.2002