Гөлҗамал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлҗамал latin yazuında])
Гөлҗамал
Сәнгать формасы җыр
Жанр озын көй
Чыгыш иле татарлар
Чыгару датасы 1960
Кайда басылган 1965 ел

Гөлҗамал — борынгы татар халык лирик җыры, озын көй. Татарлар яшәгән күп төбәкләрдә таралган.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырның бер строфасы гына сакланып калган. Җырлаганда, ул һәрберсе ике юлдан торган ике өлешкә бүленә, аннары кушымтасы җырлана.

Җырның эчтәлеге татарлар тормышына хас булган вакыйгаларның берсенә нигезләнгән: авыл йортында кияүгә чыгар яшьтәге кызлар багуга җыелган. Шәмдәлләрдә шәмнәр янып тора һәм тирән хисләр белән тулган җыр яңгырый.

Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,

Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.

Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,

Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.

Нинди генә егеткә барырбыз, дип, Гөлҗамал,

Колактан колакка алар сөйлиләр.

Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,

Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу җыр мөстәкыйль әсәр буларак И. Н. Надыйров тарафыннан 1960-нчы елда "Татар халык җырлары" җыентыгында басылган ("Татар халык җырлары", 1965).

Соңгы дистә елларда "Гөлҗамал" күп кенә танылган татар һәм башкорт профессиональ җырчылары репертуарында киң кулланыла[1].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер язмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

YouTube сайтында Песня «Гульджамал» в исполнении Саиды Мухаметзяновой (2019)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф. И. Урманчеев. Гульджамал(рус.) // институт татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан.