Эчтәлеккә күчү

Гөлҗимеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлҗимеш latin yazuında])
Гөлҗимеш
Сурәт
Халыкара фәнни исем Rosa L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон розалар[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр R. cinnamomea[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Нәрсәнең чыганагы Шиповник[d], Розовое масло[d] һәм rose hip seed[d]
Кайда өйрәнелә rhodology[d] һәм rhodology[d]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=10544[7]
 Гөлҗимеш Викиҗыентыкта

Гөлҗимеш (лат. Rosa) - роза чәчәклеләр семьялыгыннан яфрагын коючан куаклар ыругы.

Rosa canina

400 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында таралганнар.

Татарстан территориясендә кыргый үсүче 5 төре бар. Эт борыны (әрсез гөлҗимеш) (R. canina) һәм май розасы (R. majalis) барлык районнарда да очрый; энәле роза (R. aciculfris), яланъяфраклы роза (R. glabrifolia) һәм вак гөлҗимеш (R. rugosa) – сирәк төрләр. Далаланган ерымнарда, куаклыкта, сулык ярларында үсәләр. Розаның 25 меңгә якын сорты һәм формасы исәпләнә. Культуралы һәм кыргый төрләре декоратив бакчачылыкта файдаланыла.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабагы туры, 50-200 см биеклектә, һәрвакыт диярлек энәле. Яфраклары чиратлашкан, парсыз-каурыйсыман, төпчек яфраклы. Чәчәкләре ике җенесле, берле яки чатыр-себеркәч чәчәк төркемендә, җиңелчә генә хуш исле, бөҗәкләр белән серкәләнә. Җимеше – бер орлыклы чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк аталар. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан, тамыр үрентеләреннән үрчиләр. Күп кенә кыргый төрләре суыкка, корылыкка чыдам, туфракка талымсыз. Кисүне яхшы кичерә. Җимешләре белән кошлар һәм вак имезүчеләр туклана.

Җимешләреннән ясалган төнәтмә, сироп, чәй ялкынсынуга каршы, бәвел һәм үт кудыру өчен кулланыла.

Розаның 25 меңгә якын сорты һәм формасы исәпләнә. Культуралы һәм кыргый төрләре декоратив бакчачылыкта файдаланыла. [8]

Гөлҗимеш витаминнарга, пектин матдәләргә, органик кислоталарга, минераль элементларга бай. Аны витаминнар хәзинәсе дияргә була. Биологик актив матдәләрдән В, Е, К витаминнары, шулай ук тритерпиноидлар, рутин, эфир майлары, тиамин, бромид, пиридоксин, гидрохлорид, токоферол ацетат, рубиксатин, никотинамид һәм башкалар бар. Гөлҗимеш составында калий, магний, кальций, фосфор, тимер, марганец, цинк, бакыр кебек минераль матдәләрне табарга була. Тамырында дуплау матдәләре, орлыгында май, Е витамины, каротин барлыгы билгеле. Гөлҗимеш — розаның бер туганы. Аның 400 гә якын төре мәгълүм. Җи­ меше витаминлы препаратлар әзерләүдә кулланыла. С витамины микъдары ягыннан ул кара карлыганны — 5-6, лимонны — 30-40, алманы 100-120 тапкыр узып китә, ә каротин мәсьәләсендә кишер һәм абрикостан гына калыша. Кипкән гөлҗимеш организмны ныгытучы витаминлы чәй әзерләүдә аеруча күп файдаланыла. Чәйдә С витамины мөмкин кадәр күп саклансын өчен, аны түбәндәгечә ясыйлар. 1 аш кашыгы гөлҗимешкә 0,5 литр салкын су салалар. 8-10 сәгатьтән соң төнәтмәне якынча 70 градус (кайнау хәленә килмәсен) кайнарлыкта тоталар, сөзәләр һәм шунда ук эчәләр. Кешенең С витаминына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, көнгә 1 -3 җимеш куллану җитә. Бу—гөлҗимешнең дәвалау үзлеге никадәр куәтле булу турында сөйли. Орлыгындагы май яраларны дәвалауда һәм дерматоз вакытында файдаланыла. Аңардан даруның тәмен һәм исен яхшыртучы алсу төстәге су әзерлиләр. Гөлҗимеш шулай ук физик һәм акыл эшчәнлеген активлаштырырга, ары­ ганлыкны бетерергә ярдәм итә. Мәгълүм булганча, гөлҗимеш төнәтмәсен : кулланучылар сирәк авырый, озак вакыт хезмәткә сәләтле була. Гөлҗимеш , балалар организмының төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, бу аның витаминнарга бай булуы белән аңлатыла. Халык медицинасында гөлҗимеш салкын тигәндә, (бигрәк тә көчле йөткерү интектергәндә), туберкулезны дәвалауда, неврастенияне кисәтүдә кулланыла. Гөлҗимеш тамырының аракылы төнәтмәсе буыннардагы ревматизмны дәвалауда файдаланыла. Орлыгыннан әзерләнгән төнәтмә сидек юлларындагы ташны чыгарырга ярдәм итә.

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 37 / мөхәррир T. T. Yu — 1985.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. Роза :: Татарская энциклопедия TATARICA