Гөлүсә Батталова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлүсә Батталова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гөлүсә Батталова 1.jpeg
Тугач бирелгән исеме: Гөлүсә Рәшит кызы Батталова
Туу датасы: 19 декабрь 1982(1982-12-19) (39 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Әтнә районы, Түбән Шашы
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә
Иҗат итү еллары: 1990-елларх. в.
Иҗат итү теле: татарча
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2018)
Яшәү җире Күәм

Гөлүсә Батталова, Гөлүсә Рәшит кызы Батталова (19 декабрь 1982 ел, ТАССР, Әтнә районы, Түбән Шашы) – шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.[1] Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2018).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлүсә Батталова туган ягы Әтнәгә багышланган шигырен укый (фото)
Гөлүсә Батталова
"Бер йотым бәхет" исемле җыентыгы
Ире белән

1982 елның 21 декабрендә Татарстанның Әтнә районы Түбән Шашы авылында туа.[1] Китап, әдәбият белән кызыксынуны үз балачагы, гаиләсе белән бәйли:

«Безнең өйдә гомергә китап культы булды, китапка, басма матбугатка бик зур хөрмәт яшәде, егермешәр газет-журнал алдыра идек. Без шулай китап укып, китап белән җенләнеп үстек», — Гөлүсә.

1989 елда Күңгәр урта мәктәбенә укырга керә, шунда ук аның шагыйрә юлы башлана. Кечкенәдән әкиятләр язырга яраткан. Башлангыч сыйныфта укыганда, беркөнне аларның сыйныфына район мәгариф бүлегеннән методист килә һәм укучылар арасында иҗат белән шөгыльләнүчеләр бар икәнен белеп алгач, аларны 26 апрель көнне Олы Әтнәгә шигырь бәйрәменә чакыра. Гөлүсә дә бу бәйрәмгә чакырыла, әмма үзенең әкият язучы булганга күрә, аның күңелендә каршылык туа, шуңа да ул шигырь язарга була. Шулай итеп, аның беренче кыска гына «Туган ягым» исемле шигыре языла. Ахыр чиктә, шушы вакыйга аркасында Гөлүсәдә шигърияткә тартылу, омтылу барлыкка килә. Ул бер-бер артлы шигырьләр яза башлый. Сабый кулы белән язылган гади генә шул әсәрләрне олылап, район һәм республика матбугатына җибәрүче кешеләр – үзе укыган Күңәр урта мәктәбе укытучылары булган.[2] [3]

2000 елда, мәктәпне тәмамлагач, журналист булырга теләсә дә, килеп чыкмагач, Гөлүсә Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетына укырга керә. Укыган вакытта иҗади яктан күтәрелгән, илһамлы чоры булган “Әллүки” түгәрәгенә йөри. Кураторы Галимҗан Гыйльманов була. Гөлүсә белән бергә бу түгәрәккә ул вакытка һәрберсе шәхес булып өлгергән Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина кебек яшь каләм ияләре йөриләр иде. Нәкъ бу түгәрәк аның киләчәк тормышына көчле этәргеч була, бу елларда аның шигърияте балалык, үсмерлектән үсеп, башка төсмерләр белән баеп китә.

2005 елда институны кызыл дипломга тәмамлый, института мөгаллим булып калу мөмкинлеге барлыкка килә, әмма бер көн дә укытучы булып эшләмим, бер дәрес тә укытмыйм дип, үз-үзенә сүз бирә. Соңрак, аспирантурага, радио дикторы карьерасына юллар ачылып, зур оешмага тәрҗемәче итеп эшкә чакырып торганда, Гөлүсә Казанны ташлап, кинәт Әтнәгә кайтып китә.[2]

"Ышанырсызмы-юкмы, әмма инде менә дистә елдан артык бер тамчы үкенми, рәхәтләнеп авылда яшәп ятам. Түбән Шашы исемле гаҗәеп матур табигатьле туган авылымнан үз районыбызның Ашыт суларыннан ямь, Кала тауларыннан гамь алган Күәм авылына кияүгә чыктым", - Гөлүсә.

Үзенең Казаннан кайтып китүне авылга күпкә якынрак булу, туган җиргә тартылу, хәзерге заманда авылның шәһәрдән аермалары күп булмау һәм иҗат әһеленә авылның тынычлыгы, гадилеге, ихласлыгы кирәклеге белән аңлата.

Кайткач, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында эшли башлый. Анда сайт мөхәрирре дә, маркетинг буенча директор урынбасары да, баш администраторы да булып ала. Шулай ук FARMASI компаниясенең төп менеджеры булып тора, Төркия косметикасы сата.

Хәзерге вакытта гаиләсе белән Күәм авылында яши, иҗат итә.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлүсә үзен әдәбият мәйданына шигырьләре “Казан утлары”, “Идел” журналларында бер-бер артлы дөнья күргәннән соң килеп кердем дип саный. Әмма беренче шигырьләрен инде мәктәптә укыганда ук яза, алар хәтта “Сабантуй” газетасында басылалар. Соңрак, 2000-еллар уртасында, актив иҗат эшчәнлеген алып бара башлый. Хәзерге заманда интернет чаралары актив таралу белән, әдәбият үстерелешенең иң җайлы юлы итеп шулай ук интернетны күрә. Шәхсән үзенә килгәндә, аның интернетта иҗатына кагылышлы махсус эшләнгән сайты да, төркеме дә юк, әмма Гөлүсә шәхси сәхифәләренә һәр язган шигырен урнаштырып бара. Иҗат җимешләрен көтеп алып укып, үз фикерләрен җиткереп баручы кеше саны бик тиз арта. Башта битенә язылалар, танышалар, соңрак китабын эзли башлыйлар.[4]

"Мин үземне бу дөньяга бераз соңгарак калып килгән кеше дип исәплим. Нигәдер узган гасырның 60 елларында туып, 70-80 елларда яшьлек чорын кичерергә тиеш булганмындыр кебек. Ул чорның рухы, романтикасы, тормыш рәвеше, киемнәре, җырлары, әдәби әсәрләре җаныма якын. Алга чапкан дөнья артыннан артык кумавым, кешеләрдән яхшылык, киләчәктән бары яктылык кына көтүем дә, бераз сәерлегем дә бәлки шуннандыр", - Гөлүсә.[4]

Хәзерге вакытта әсәрләре “Казан утлары”, “Идел”, “Мәйдан”, “Мәдәни җомга” республика газета-журналларында басыла.[1]

Шулай ук соңгы елларда Гөлүсә Батталова җыр сүзләре авторы буларак та танылып бара. Бу эшчәнлеген “Калеб” оештырган “Безнең җыр” проектының уңышлы нәтиҗәсе, ирешелгән максаты дип әйтеп була.[2]

Шуңа өстәп, Гөлүсә үзен драматург буларак та сынап карый. 2020 елның 28-29 октябрләрендә Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында ТАССРның 100, Әтнәнең 30 еллык юбилеена багышланган Гөлүсә Батталованың "Җомга базары" исемле пьесасы дөнья күрә. Спектакльнең режиссеры - Рамил Фазлыев, рәссамы - Сергей Скоморохов, композиторы - Марат Әхмәтшин, хореографы - Резеда Муллагалиева.[5]

Җыентыклары һәм әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыентыклар:

  • “Кесә тулы давыл” (2021)
  • Бер йотым бәхет: шигырьләр (2017)

Шигырьләре:

  • Шәһәр йоклый
  • Язмыш агымына башым иеп...
  • Мең ел үткән...
  • Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...
  • Кыштан язга кереп барыш...
  • Яшьлегемнең бер тамчысын...
  • Чәчләремне җил таратмас...
  • Рәхмәт сиңа, - дисең, - бар дөньямны...
  • Көзге күкне иңләп оча
  • Сулкылдаган якты сагышымның...
  • Сау бул, - дисең, - көзгә керде...
  • Салкын...
  • Дары исе сеңгән җилләр аша...
  • Без – Тукайлы дибез...
  • 1944 ("Евровидение"дә җиңү яулаган Кырым татар кызы Джамалага)
  • Мәҗүсилек безнең каннардадыр...
  • Арлы-бирле базар буйлап чабам...
  • Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк...
  • инең күкне ташлап киткән кыр казыдай...
  • Август-Сентябрь. Йолдыз яңгыры.
  • Җан ярамның әрнеп сызлаганын...
  • Хәтер көненә...
  • Ялгыш килгән...
  • Тумый калган җаннар...
  • Ап-ак яулык... Яшел болын... һ.б.[6]

Пьесалары:

  • Җомга базары (2020)

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире - Алмаз Батталов, радиофизик. Яшьләр 2006 елның 23 июнендә өйләнешәләр. 2008 елда аларның Диләрә исемле кызлары туа, 2013 елда Аяз исемле уллары дөньяга килә. 2017 елның 6 июнендә Алмаз белән Гөлүсә өченче тапкыр ата-ана булалар: аларның Айрат исемле малайлары туа.[7][5][8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Мәйдан» №7, 2021 ел.
  2. «Шәһри Казан» Дания Нәгыйм, 6 декабрь 2021
  3. «Шәһри Казан» Марат Кәбиров, 7 февраль 2019
  4. KAЛЕБ сайты
  5. «Ватаным Татарстан» 6 август 2021: "Җан догасы - шагыйрә Гөлүсә Батталова дөньясы"

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]