Гөлүсә Закирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлүсә Закирова latin yazuında])
Гөлүсә Закирова
Туган телдә исем Гөлүсә Рәүф кызы Закирова
Туган 25 май 1976(1976-05-25) (47 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Кече Болгаер авылы,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы, журналист

Гөлүсә Закирова - язучы, журналист. 1976 елның 25 маенда Татарстанның Апас районы Кече Болгаер авылында туа. 1993 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Бер үк вакытта республиканың "Сабантуй" газетасындада хезмәт юлын башлый. "Ялкын", "Татарстан" журналларында, "Мәгърифәт" газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. "Татарстан – Яңа гасыр" радиосында яңалыклар һәм сәясәт бүлеге мөхәррире, “Нәсел тамгасы”, “Әбүгалисина” кебек тапшырулар авторы, алып баручысы була.

Шигырьләре “Сәләт” оешмасы әзерләгән "Җәйнең җиде төсе" җыентыгында, "Казан утлары", "Идел" журналларында, хикәяләре республиканың "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Сөембикә", "Идел" газета-журналларында дөнья күрә. 2013 елда “Тузганак күзләре” исемле хикәяләр китабы нәшер ителә.

Ул архивлардан авыл тарихларын өйрәнеп, китап итеп бастырып чыгару эше белән дә шөгыльләнә. Алабуга районы Морт авылы, Әлки районы Карга авылы, Арча районы Шушмабаш авылы, Актаныш районы Куян авылы, Саба районы Икшермә тарихларын җыентык итеп туплады.

«Идел» журналында баш мөхәррир урынбасары.

2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]