Гөләндәм Галиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөләндәм Галиева latin yazuında])
Гөләндәм Галиева
Туган телдә исем Гөләндәм Исрафил кызы Галиева
Туган 5 сентябрь 1976(1976-09-05) (47 яшь)
ТАССР Кукмара районының Төркәш авылы
Яшәгән урын Түбән Кама
Милләт татар

Гөләндәм Галиева — шагыйрә

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөләндәм Исрафил кызы Галиева 1976 елның 5 сентябрендә ТАССР Кукмара районының Төркәш авылында дөньга килгән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Аксубай гимназиясенә укытучы булып эшкә урнаша, фәнни-методик эш белән дә шөгыльләнә. Гөләндәм Галиеваның "Туган як материалларына нигезләнеп төзелгән дидактик күнегүләр җыентыгы" (2010) исемле методик кулланмасы ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан хуплау таба һәм күпләп бастырылып, төбәк укучыларына таратыла.

2012 елда алар гаиләләре белән Түбән Камага күченәләр, биредә дә мөгаллимлек эшен дәвам итә.

Бүгенге көндә — Түбән Кама муниципаль районы хакимияте рәсми сайты мөхәррире.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөләндәм Галиева сабый чагыннан ук шигырь-хикәяләр иҗат итә. 2008 елда аның "Тәүге адымнар" дигән беренче җыентыгы дөнья күрә. Иҗат язмалары "Идел", "Мәгариф", "Фән һәм мәктәп", "Мәйдан" журналларында, Кукмара, Аксубай, Түбән Кама җирле газеталарында, "Безнең гәҗит", "Акчарлак", "Язмышлар", "Мәгърифәт" кебек республика басмаларында дөнья күрә. "Мәгърифәт" газетасы оештырган "Җылы сүз җан эретә" иҗатчылар бәйгесендә (2012) аның "Төен" хикәясе икенче дәрәҗә дипломга лаек була. Диния нәзарәте оештырган "Илаһи нур" конкурсында (2014) да шигырьләре белән икенче урын яулый, Түбән Камада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына уздырылган иҗади эшләр конкурсында (2015), Чаллы шәһәрендә “Тылсымлы каләм” төбәкара бәйгесендә (2018) шулай ук җиңүгә ирешә, әсәрләре күп кенә иҗади җыентыкларда урын алган. 2018 елның көзендә шагыйрәнең “Күңел тәлгәшләре” дигән яңа җыентыгы дөнья күрде.

Гөләндәмнең иҗат тематикасы, нигездә, туган җир, ата-ана, гаилә, дуслык, мәхәббәт, мәктәп тормышы турында.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Тәүге адымнар" (2008)

"Күңел тәлгәшләре” (2018)

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Казан утлары" журналы, №7(1161), 2019