Хәйретдин Гөләчйөз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәйретдин Гөләчйөз latin yazuında])
(Гөләчйөз Хәйретдин битеннән юнәлтелде)
Хәйретдин Гөләчйөз
Туган телдә исем Хәйретдин Мөхәммәт Садыйк улы Гөләчйөз
Туган 11 гыйнвар 1954(1954-01-11) (70 яшь)
Искешәһәр, Төркия
Һөнәре журналист, җәмәгать эшлеклесе

Хәйретдин Мөхәммәт Садыйк улы Гөләчйөз (тәхәллүсе Хәйретдин Садыйк[1]) — татар журналисты, Азатлык радиосы хәбәрчесе (1985-2011).

1898 елда Хәйретдин Гөләчйөзнең ата-бабалары Россия империясе хөкүмәте татарларны чукындыру сәясәтен көчәйтеп җибәрү сәбәпле Төркиягә күчеп китәргә мәҗбур булалар. Бер ел Истанбулда торганнан соң, Казан татар мөһаҗирләренә Анатолиядәге Күтаһя каласының көнбатышындагы бүгенге Әфәнде Күпере авылы төзелгән хөкүмәт җирләренең билгеләнгәнлеге белдерелгән һәм мөһәҗирләр кулына бу хакта фәрман язылган кәгазь бирелә.

Хәйретдин Гөләчйөз Төркиянең Искешәһәр каласында туа. Биш еллык башлангыч һәм 7 еллык урта белемен туган шәһәрендә ала. Урта белемне аңа имам-хатип гимназиясе бирә. Гадәти дәресләрдән тыш гимназиядә Коръән, тәфсир, хәдис, гәрәпчә, фарсыча, ислам тарихы һ.б. дини дәресләр бирә иде. Аннан соң Эрзурум шәһәренең Ататөрк университетында төрек теле, әдәбияты һәм тюркология бүлегендә белем ала (университетны 1976 елда тәмамлый). Диплом эшен «Анатолиядә яшәүче Казан татарларының авыз иҗаты үрнәкләре» темасына яза.

Университетны тәмамлагач, Хәйретдин Гөләчйөз Төркия гимназияләрендә төрек әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Әхмәт Тимер аңа Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясендә эшләгән Әхтәм Ибраһимның Төркиягә кайтуын, аның урынына редакциягә яңа хезмәткәр кирәк булуын хәбәр итә. 1984 елда Хәйретдин Гөләчйөз радио мөдире Гариф Солтан белән элемтәгә керә, 1985 елда Азатлык радиосында эшли башлый. Радиода ул дини тапшырулар алып бара. Тирән дини белемнәре өчен хзмәттәшләре аны безнең мулла дип атый. Радиода ул 2011 елга кадәр хезмәт итә.

Татар, төрек, инглиз, алман, азәрбайҗан, гарәп, үзбәк һәм казакъ телләрен белә. Хәзерге вакытта Мюнһен шәһәрендә яши.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]