Гөмбә (Кәче мәктәбе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөмбә (Кәче мәктәбе) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Гөмбәләр (лат.Fungi яки Mycota ) - тере табигатьнең үзләрендә кайбер үсемлекләр һәм хайваннарның уртак билгеләрен берләштергән эукариотик организмнары патшалыгы.

Микология фәне гөмбәләрне өйрәнә. Бу фән ботаниканың бер бүлеге булып исәпләнә,чөнки элегрәк гөмбәләрне үсемлекләр патшалыгына керткәннәр. Гөмбәләр турында төшенчә, аерым бер патшалык буларак, 1970 елларда формалаш. Э.Фрис 1831 елда ук инде гөмбәләрне аерым патшалыкка бүлеп чыгарырга тәкъдим итә. Карл Линней үзенең “Табигать системасы” китабында, бик шикләнеп кенә, үсемлекләр патшалыгына гөмбәләрне урнаштырган.

Гөмбәләрнең полифелитизмы турында фикерләр XX гасырның ахырында формалашкан. Бу чорга генетика, цитология һәм биохимия фәннәре буенча мәгълүмат күп тупланган була. Бу мәгълүматлар гөмбәләрне берничә ырудаш ботакларга бүлергә һәм төрле патшалыкларга урнаштырырга ,”чын” гөмбәләрне аерырга мөмкинлек бирде.

Биологик систематика күзлегеннән караганда, гөмбәләр-таксон,тере табигатьнең бер патшалыгы. Иске карашта исә,термин таксон хәлен югалткан һәм экологик - трофик төркемне тәшкил итә, осмотроф туклану типлы гетеротроф эукариотларны берләштерә.

Гөмбәләр биологик һәм экологик яктан бик күп төрле. Алар сулыкларда һәм җир осте экосистемаларында иң зур һәм күп төрле группаларның берсе булып тора. Хәзерге вакытта Җирдә 100-250 мең, ә кайбер галимнәр фикеренчә, 1,5 млн.га кадәр төр гөмбә бар дип исәпләнә. 2008 ел мәгълүматләренә караганда, Fungi патшалыгында 36 класс ,140 порядок, 560 семьялык, 8283 ыруг һәм аларның 5101 синоним исемнәре ,97861 төре язылган.

Табигатьтә һәм көнкүрештә гөмбәләрнең әһәмиятен бәяләп бетергесез. Барлык экологик нишаларда – суда һәм коры җирдә,туфракта һәм башка төрле субстратларда гөмбәләр бар.

Редуцентлар буларак, биосфера экологиясендә алар зур роль уйныйлар; төрле органик материалларны таркаталар, уңдырышлы туфрак ясалуга ярдәм итәләр.

Үзара ярдәмләшеп яшәүче мутуалистик (симбиотик) бергәлекләр ясауда да гөмбәләр зур роль алып торалар. Югары төзелешле үсемлекләрнең гөмбәләр белән симбиозы-микориза, суүсемнәр һәм цианобактерияләр белән бергәлек-лишайниклар. Ә бөҗәкләр белән неокаллимастиглар порядогы – күшәүче һәм кайбер башка үлән ашаучы имезүчеләрнең ашкайнату системасының мәҗбүри булган компоненты. Алар үсемлекләрне эшкәртүдә зур роль уйный.

Күп кенә гөмбәләр бик еш азык өчен, көнкүрештә һәм медицинада кулланыла. Ашарга яраклы гөмбәләрдән әзерләнгән ашамлыклар күп халыкларның милли ризыгына керә. Күп илләрдә гөмбәләрне үрчетер өчен махсус материаллар сатыла. Ашарга яраклы гөмбәләр промышленность күләмендә үрчетелә. Азык сәнәгатендә махсус әчетү юлы белән әзерләнгән эчемлекләр өчен, азык продуктларының ферментациясе өчен микроскопик гөмбәләр кулланалар.

Гөмбәләр биотехнологиянең иң әһәмиятле объектларының берсе. Алар антибиотиклар җитештерүдә, техник максатларда, азык промышленносте өчен кирәкле кайбер химик матдәләр, дарулар җитештерүдә кулланыла.

Икенче яктан караганда, гөмбәләр зур зыян да китерергә мөмкин. Гадәти табигый экосистемаларда зур зыян китермәгән фитопатоген гөмбәләр дә, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып барылган урыннарда: басуларда, урманнарда, урман полосаларында авыл хуҗалыгы культураларына (агроценозларга) эпифитотияләр китереп чыгарырга мөмкин.

Хайваннарда һәм кешедә гөмбәләр тире авырулары (дерматомикоз), кайвакыт эчке органнарның зарарлануын китереп чыгаралар (тирән микоз). Агулы гөмбәләр белән агулану һәм микотоксикоз (микроскопик гөмбәләр белән зарарланган азык продуктлары белән агулану ) бик хәтәр була һәм үлемгә китерергә мөмкин.

Төрле продуктларның һәм материалларның гөмбәләр белән зарарлануы (биокоррозия) зур зыян китерә. Кешедә галлюцинация китереп чыгаручы гөмбәләр дә була.