Гөргөри кияүләре (спекталь)
Гөргөри кияүләре | |
---|---|
Камал театры куелышында спектакльдан кадр. 2015. | |
Автор | Туфан Миңнуллин |
Сюжет чыганагы | Туфан Миңнуллин |
Оркестрга салу | Ренат Еникиев |
Пәрдәләр саны | 2 |
Беренче куелыш | 21.05.1995 |
Беренче куелыш җире | Казан, Камал театры |
Гөргөри кияүләре — драматург Туфан Миңнуллинның Гөргөри кияүләре әсәре буенча куелган ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Спектакль беренче тапкыр 1995 елның 21 маеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ренат Еникиев куелышында режиссер Марсель Сәлимҗанов тарафынан сәхнәләштерелә башлый.[1] 2013 елда Буа сатира театры тарафыннан да сәхнәгә куела.[2]
Уфа «Нур» татар дәүләт театрында «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе Әбелхәер Сафиуллин тарафыннан 2014 елдан куела башлый.[3].
Спектакльне шулай ук Башкортстанның Гафури халык театры да сәхнәгә куя.[4]
Эчтәлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Гөргөри кияүләре» спектакле тулысынча халык күзалланышы буенча ясалган. Игътибар үзәгендә керәшен татарлары йолалары күрсәтелгән.[5]
Үрбаш авылы кешесе Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринәне берьюлы өч егет яратып йөри. Олы кызлары икесе дә кияүгә чыгып, аерылып, атасыз бала үстерә. Шуңа күрә Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан кыз йортына яучы җибәрүләр, кияүләр арасында көрәш, җыр, бию буенча сынашулар башлана.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Камал театры. Гөргөри кияүләре. Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән җырлы-биюле тамаша.
- ↑ Буа сатира театры.«Зятья Гэргэри» («Гөргөри кияүләре»).
- ↑ Альбина Хәлиуллина.М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, Россия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Театр кая илтә?(үле сылтама)
- ↑ Әй театр, илһамым һин минең.
- ↑ Зайнуллина Г. И. Элементы соц-арта и постсоц-арта в татарском драматическом театре на рубеже ХХ–ХХI веков: дис.канд. искусствоведения. – М., 2010. – С. 90.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Миңнуллин Туфан. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 4 том, 46-82 битләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. 2021 елның 27 июль көнендә архивланган.