Гөрди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөрди latin yazuında])
Гөрди
Карта
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кайбыч районы
Координатлар 55°29'9.6"тн, 48°17'16.8"кнч
Нигезләнгән 16 гасыр
Русча топонимы Гордеево

Гөрди — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы үле торак пункт. Авыл Олы Кайбыч авылыннан төньякка 13, Арыслан авылыннан көнчыгыштарак 6 чакрым ераклыкта урнашкан булган. Гөрди авылы җирлегенә кергән.


Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Казан ханлыгы чорында Гөрди дигән кеше тарафыннан нигезләнә. Башта бу татар авылы булып саналса да соңрак руслаша, ә татарлар йә руслашкан, йә күченеп киткәннәр. Авылда Советкача чорда алпавыт утары булган, Совет чорында аннан Иске Чәчкаб авылына күчереп балалар бакчасы итәләр.

Мамадыш авылы — моннан башка янә шул тирәдә өч-дүрт авыл бар; бер кешенең балаларыннан таркалгандыр. Ягъни биш авыл бер исем белән аталадыр. Берсе — хәзердә Мамадыш дигәннәре — Мамадыш-Әкил дип йөртәләр. Янә Танай авылын Тәүгилде-Мамадыш диләр. Янә Салтыйган авылы бардыр; аны Мамадыш-Салтыган дип атаганнар; хәзердә Ышналы башы дигәннәре шул авылдыр. Янә анда Багай дигән рус авылы бардыр; Багаево-Мамадыш диләр икән. Янә Арсланово дигән рус авылы бар; хәзердә аны Мамадыш-Арсланово дип әйтәләр. Янә Гордеево дигән рус авылын Мамадыш-Гордеево дип йөртәләр. Бу биш авыл барысы да бер кешенең балаларыннан чыккандыр. Берәү — Җәмәд дигән кеше, үзенең биш углы, бер сеңелесе белән Болгардан килеп бер җиргә утырганнар.

Гөрди авылы тулысынча 1979 елда[3] юкка чыга.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исәп елы Халык саны Милли составы
1930 210 руслар
1944 234 руслар
1979 52 руслар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  3. Исчезнувшие населѐнные пункты Республики Татарстан: справоч — ник / под ред. Р. В. Шайдуллина. — Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. — 320 с.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]