Гөрҗистанда ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөрҗистанда ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Гөрҗистанда ислам (гөрҗ. ისლამი საქართველოში) — Гөрҗистан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Гөрҗистан халкының (3 996 мең кеше) 9,9 % ы (~400 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кавказ. 750-еллар

Ислам хәзерге Гөрҗистан территориясендә Гарәп яулары чорыннан башлап зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында тора. 645 елда Гөрҗистан җирләренә беренче тапкыр гарәпләр бәреп керә, әмма грузин җирләренең күпчелеген алар бары 735737 елларда гына буйсындыра алган.

7361122 елларда Тифлис җирле мөселман әмирлегенең(ингл.) мөһим мәдәни-дини үзәге була. Тирә-юньдәге авыл төбәкләренең грузин халкы христианлыкка тугърылыгын саклап кала. 10801480 еллар арасында исламның тәэсир көче кими бара. XV гасыр ахырында, Гөрҗистанда Фарсы патшалары хакимияте көчәю белән, Көнчыгыш Гөрҗистан территориясендә ислам көчәя.

Госманлы империясе кул астына күчкән Көнбатыш Гөрҗистан халкы XVXVIII гасырларда исламга күчә. Исламлаштыру нәтиҗәсендә грузин этносыннан субэтник төркемнәр — лазлар(ингл.), аҗарлар, чвенебурилар(төр.) аерылып чыга. Месхет төрекләре — Месхетиягә күчеп килгән Госманлы төрекләренең нәселе (гөрҗи теориясе буенча).

XVI гасырның икенче яртысыннан, 1547 елдан 1878 елга кадәр Госманлы империясе составында булганда, аҗарлар ислам динен тота. 1926 елга кадәр аҗарларны «гөрҗи-мөселманнар» дип атау кабул ителгән булган. 1926 елгы халык санын алу барышында 71 498 гөрҗи-мөселман «аҗар» дип теркәлгән. Хәзерге Гөрҗистанда аҗарларның диннәре турындагы мәгълүматлар халык санын алу вакытында җыелмый, ә иҗтимагый сораштырулар барышында билгеләнә. XX гасыр уртасында мөселманнар автономияле республика халкының 70 % ы, ә христианнар 30 % ы булса, XXI гасыр башында христианнар 75 %, ә мөселманнар 25 % булган[2][3]. Батум шәһәренең мөселман җәмгыяте, халкының күпчелеген мөселманнар тәшкил иткән таулы Аҗарстаннан шәһәргә күченеп килүче яшьләр исәбенә елдан-ел арта бара, шулай ук соңгы елларда шәһәр яшьләре мәчеткә торган саен активрак йөри һәм ислам йолаларын төгәл үти.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөрҗистанда ~400 мең мөселманга 200 гә якын мәчет бар. Аларның 50се Квемо-Картлида(рус.), 120 гә якыны Аҗарстанда(рус.), калган 30 ы бөтен ил буенча таралган. Башкалада һәм Гөрҗистан буенча гомумән алганда, шигыйлар саны сөнниләр саныннан артып китә. Совет чорында мөселманнар 4 мәчеткә (нигездә, шигыйлар) ия булган, аларның иң танылганы - Исмаил шаh исемендәге мәчет (халык телендә - Габбәс I мәчете), ул Метехи күпере(рус.) кырында торган, аны 1951 елда, яр буе урамы ясау сылтавы белән, җимергәннәр.

Тифлис мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Тифлис мәчете

Тифлис шәһәрендәге бердәнбер сакланып калган мәчет XVIII гасыр башында, 17231735 елларда төрекләр тарафыннан төзелә, әмма тиздән шәһәргә бәреп кергән Иран сәргаскәре, Иран шаһы (1736—1747 елларда) Надир шаһ боерыгы буенча сүтелә. 18461851 елларда бу урында янә Италия архитекторы Джовани Скудиери проекты буенча мәчет төзелә. Бу сөнни мәчетен Казан татарлары төзегән, шуңа күрә мөселманнар аны «казан-татар» дип тә атыйлар. 1895 елда Азәрбайҗанның танылган химаячесе хаҗи Зәйналгабидин Тагиевның(азәр.) (18231924) финанс ярдәме белән, мәчет киңәйтелә һәм икенче каты төзелеп бетә.

19511996 елларда мәчет эчендәге гыйбадәт бүлмәсе кара пәрдә белән бүленгән була, бер яктан сөнниләр гыйбадәт кылган, икенче яктан — шигыйлар. 1996 елда мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнгән Я. Алиев карары белән пәрдәне алалар, һәм хәзер ике агымдагы дин тарафдарлары да Аллаһы Тәгаләгә бергә догалар укыйлар.

Батуми мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Батум мәчете

Батумның Урта җәмигъ мәчете 1886 елда гөрҗи-мөселман асылзаты Асланбәк Химшиашвили гаиләсе заказы буенча, аның әнисе акчасына корылган. Мәчет Газизия җәмигъ һәм Әхмәд-паша җәмигъ мәчетләре арасында төзелгәнгә күрә, «Урта җәмигъ» исемен алган. 1932 елдан 1946 елга кадәр Совет хакимияте тарафыннан ябылган. Бөек Ватан сугышы елларында мәчет хәрби корал склады итеп тотылган. 1946 елда (православларның Изге Николай храмы белән бер вакытта) мәчет яңадан эшли башлый [4].

1995 елда манарасы яңартылган. 2007 елда да төзәтү эшләре башкарылган. Мәчет каршында балалар өчен Коръән һәм ислам тарихы өйрәнелә торган пансионат-мәктәп эшли. Шулай ук бинада мөфтият, мәҗлес, берничә имам эшли[5].

Милләтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнар арасында гөрҗиләр, азәрбайҗаннар, чеченнар, татарлар, лезгиннар, дагстанлылар һ. б. бар. Шулай ук Гөрҗистан территориясендә вакытлыча яшәүче Төркия һәм башка мөселман илләре ватандашлары да бар.

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөрҗистан мөселманнары идарәсе рәисе — шәех хаҗи Рамин Игидов[6].

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, ил халкының 9,9 % ы (0,4 млн кеше чамасы) ислам динен тота.

Ислам диненең Аҗарстанның көнчыгышында һәм көньягында позицияләре көчле, Хуло муниципалитетында(рус.) мөселманнар саны барлык халыкның (25 450 кеше) 90 % нан артыграк[7]. 2014 елгы мәгълүматлар буенча, Аҗарстанның 334 мең халкының 133 меңе, Батум шәһәренең 152 839 халкының 38 762 е (25, 4 %) мөселман динендә булган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәзерге Грузиянең конфессиональ мозаикасында Ислам. Ислам в СНГ, 18.01.2012 (рус.)
  2. Tbilisi Cümə məscid. zim.az, 7.02.2019 (азәр.)
  3. Развитие религии Ислам в Грузии. ahli-beyt.ge, 07.03.2010 (рус.)

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]