Гөслә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөслә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Канат сыман 9 кыллы рус гөсләсе

Гөслә (бор.-рус. гѫсли, бор. слав. * gǫslъ < gǫdslъ, мн. * gǫsli, гүләү сүзе белән бәйле) — цитрага охшаган рус халык кыллы чиртмә музыка коралы. XI гасырдан бирле очрый торган исем төрле музыкаль инструментларга тарихи яктан карый алган. Хәзер гөсләләр дип ешрак трапеция формасындагы кыллы чиртмә музыка коралын, цитраларны (канат сыман гөсләләрне) атыйлар.

Тугандаш уен кораллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөслә исеме астындагы музыка уен кораллары күп кенә славян һәм фин-угыр халыкларында очрый: серблар һәм болгарларда — гусле, хорватларда — gusle, guzla, gusli, словеннарда — gosle, полякларда — guslic, чехлардаhousle. Әмма бу музыка кораллары шактый аермалы, рус гөсләсе сызгычсыз булса, башка күп төрләре сызгычлы (мәсәлән, guzla, аның бары тик бер кылы ат ялыннан).

Гөслә арфа, кифара, лира, псалтерий, жетыган музыка кораллары белән тугандаш. Борынгы грек кифарасы, әрмән каноны, фарсы сантуры да гөсләләр белән һәм чуаш, мари каршы, клавир сыман гөсләләр, финнарның кантеле, латышларның кокле һәм литваларның канклесы белән охшаш.

О.У. Смоленский җитәкчелегендәге Гдов гөсләчеләре хоры

Татар гөсләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Татар гөсләсе

Татар гөсләсе 12 кыллы һәм пентатоникада көйләнә[1]. Керәшен татарлары арасында киң таралыш тапкан. Төрле зурлыкларда ясалган. Бию, эпик һәм лирик җырларда аккомпанимент буларак кулланылган. Кылкубыз, думбыра һәм гөслә ансамбльләре еш кына очраган[2].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Музыка инструменты - гөслә. 2020-07-01 тикшерелде.
  2. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 102. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8