Давид Алаба

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Давид Алаба latin yazuında])
Давид Алаба
Туган телдә исем алман. David Alaba
Туган 24 июнь 1992(1992-06-24)[1][2][3][…] (31 яшь)
Вена, Австрия[4]
Ватандашлыгы  Австрия
Һөнәре футболчы
Ата-ана
Кардәшләр Rose Alaba[d]
Спорт такымы әгъзасы Аустрия[d][1], Бавария[d][1], Бавария[1], Һоффенһайм[d][1], Реал Мадрид, Сборная Австрии по футболу (до 17 лет)[d], Юношеская сборная Австрии по футболу (до 19 лет)[d], молодёжная сборная Австрии по футболу[d] һәм Аустрия милли аяк тубы җыелмасы[d]

 Давид Алаба Викиҗыентыкта

Давид Олатокунбо Алаба (алман. David Olatokunbo Alaba; 1992 елның 24 июне, Вена, Австрия) — Австрия футболчысы, «Реал Мадрид» клубы һәм Австрия җыелма командасы сакчысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Давид Алаба 1992 елның 24 июнендә Вена шәһәрендә шәфкать туташы һәм диджей гаиләсендә туа[5]. Чыгышы буенча афроазиат, аның әнисе Джина — филипин, ә әтисе Джордж — нигерияле. Шулай ук футболчының апасы бар. Тугыз яшендә үзенең туган районында урнашкан «Асперн» футбол клубы академиясенә тапшырыла. Соңрак «Аустрия» скаутлары аны билгеләп үтәләр һәм үз академиясенә алалар[6]/

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австрия яшьләр җыелма командасы составында

Алты ел дәвамында Вена командасының төрле балалар һәм яшүсмерләр төркемнәре өчен чыгыш ясаган. «Аустрия»нең резерв составы өчен 5 матч үткәреп, 2008 елның җәендә Давид Мюнхенның «Бавария»сына күчә. 2009/10 сезонында Алаба беренче тапкыр Мюнхенның резерв командасы составына керә. Аның составында 2009 елның августында Дрезденның «Динамо»сына каршы өченче лига матчында дебют ясый. Шул ук елның 29 августында Давид «Бавария» резервчылары составында беренче голын кертә. Шул ук вакытта Алабаның Чемпионнар лигасында катнашу өчен төп командага кертелүе турында игълан ителә.

10 февральдә Алаба, Алмания Кубогы матчның 59 нчы минутында Кристиан Лелляны алыштырып, «Бавария»ның төп составы өчен дебют ясый. Бер минуттан соң ук Давид Франк Риберига пас бирә һәм Франк җиңү голын кертә. Алаба рәсми матчларда «Бавария»ның иң яшь уенчысы була. Ул вакытта аңа 17 яшь, 7 ай һәм 8 көн була. 6 мартта «Кельн»га каршы 25 тур матчында 73 нче минутта Диего Контентны алыштырып, Бундеслигада дебют ясый[7]. 3 көннән соң Алаба Чемпионнар лигасында үзенең беренче матчын уйный[8].

2011 елның 10 июнендә «Бавария» уенчы белән 2015 елга кадәр яңа контракт төзегән[9]. 2013 елның 2 апрелендә «Ювентус»ка каршы матчта Давид Чемпионнар лигасы тарихында иң тиз голларның берсен кертә. Ул матчның 25 нче секундында гол кертә.

Җыелма командада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Давид Алаба 2009 елның 14 октябрендә Австрия җыелма командасы составында 2010 елгы Дөнья чемпионатына сайлап алу циклы матчында Франция җыелма командасына каршы матчта дебют ясый, Кристиан Фукс урынына 79 нчы минутта алмашка чыккан[10].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания байрагы «Бавария»

  • Алмания чемпионы (10): 2009/10, 2012/13, 2013/14, 2014/15, 2015/16, 2016/17, 2017/18, 2018/19, 2019/20, 2020/21
  • Алмания Кубогы иясе (6): 2009/10, 2012/13, 2013/14, 2015/16, 2018/19, 2019/20
  • Алмания Суперкубогы иясе (6): 2010, 2012, 2016, 2017, 2018, 2020
  • Чемпионнар лигасы җиңүчесе (2): 2012/13, 2019/20
  • УЕФА Суперкубогы иясе (2): 2013, 2020
  • Клуб дөнья чемпионаты җиңүчесе (2): 2013, 2020

Испания байрагы «Реал Мадрид»

  • Испания Суперкубогы иясе: 2021/22

Шәхси[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Австриядә ел футболчысы (8): 2011, 2012, 2013, 2014, 2015, 2016, 2020, 2021
  • УЕФА ел командасы составына кергән (3): 2013, 2014, 2015
  • Алмания чемпионатының символик җыелма командасы составына кергән (2): 2014/15, 2015/16

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Transfermarkt.com — 2000.
  2. FBref.com
  3. Argentine Soccer Database
  4. 4,0 4,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #1147910200 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. Ich will es bis zu den Bayern-Profis schaffen!, archived from the original on 2008-09-15, retrieved 2022-04-26 
  6. Jugend-TOTO-Cup: David Alaba im Porträt (de). planetlinz.tv (2008-08-29).
  7. «Кёльн» 1:1 «Бавария» 2010 елның 12 апрель көнендә архивланган.(рус.)
  8. «Фиорентина» 3:2 «Бавария», archived from the original on 2010-05-07, retrieved 2022-04-26 
  9. David Alaba verlängert Vertrag vorzeitig bis 2015
  10. Франция 3:1 Австрия(үле сылтама)