Эчтәлеккә күчү

Давид Бурлюк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Давид Бурлюк latin yazuında])
Давид Бурлюк

Д.Д. Бурлюк (1882-1967)
Тугач бирелгән исеме: Давид Давид улы Бурлюк
Туу датасы: 21 июль 1882(1882-07-21)
Туу урыны: Харковь губернасы
Үлем датасы: 15 гыйнвар 1967(1967-01-15) (84 яшь)
Үлем урыны: АКШ
Милләт: украин-яһүди
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
АКШ АКШ (1930)
Эшчәнлек төре: шагыйрь, рәссам
Иҗат итү еллары: 1931-1967
Юнәлеш: футуризм
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: Херсонның «Юг» газетасында (1899)

Давид Бурлюк, Давид Давид улы Бурлюк, укр. Бурлюк Давид Давидович, рус. Бурлюк Давид Давидович (1882 елның 21 июле, Харковь губернасы — 1967 елның 1 гыйнвары, АКШ) — шагыйрь, футуризм теоретигы, рәссам, язучы. 1922 елдан АКШта яши.

Д.Д. Бурлюк. 1910

1882 елның 21 июлендә Харковь губернасында Рябушки авылында алты балалы агроном гаиләсендә туган. Әтисе Давид Бурлюк, яшәгән хуторын сатып, 1885 елдан гаиләсе белән күчеп йөреп, Харковь, Курск, Тверь, Мәскәү, Сембер, Херсон губерналарында төрле утарлар идарәчесе булып эшли. Әнисе — Людмила Иосиф кызы Михневич. Кыз туганнары Людмила, Надежда, Марианна. Кече энеләре Владимир һәм Николай, үскәч, рәссам булып китәләр, шулай ук футурист басмаларында шигырьләр бастыралар.
Балачакта бертуган энесе уйнаганда ялгышлык белән бер күзен чыгарганга күрә, пыяла күз белән йөри.
Гаиләсе еш күчеп йөрү сәбәпле, Давидка Сумы, Тамбов, Тверь гимназияләрендә укырга туры килә.

Бурлюк гаиләсенең өй укытучысы энесе, рәссам К. Первухин тәэсирендә сынлы сәнгать белән мавыгып китә. 1898 елда Казан сынлы сәнгать училищесынә укырга керә, 1899 елда Одесса сәнгать училищесынә күчә, 1901 елда янәдән Казанга кире кайта. 1902-1905 елларда Мюнхен король сәнгать академиясендә (проф. Вилли Диц, Антон Ажбе), Парижда «Эколь де Бозар» остаханәсендә (рәссам Ферман Кормон) сынлы сәнгать серләрен тирәнтен өйрәнә.

1904 елда Херсонда узган сәнгать күргәзмәсендә, 1907 елда Мәскәүдә «Стефанос» күргәзмәсендә катнаша. Шуннан соң Петербургта, Мәскәүдә, провинциядә, чит илләрдә узучы сәнгать күргәзмәләрендә даими катнашып килә. 1909 елда яңадан Одесса сәнгать училищесынә укырга кереп, аны тәмамлый. 1910 елда Мәскәү сынлы сәнгать, сын ясау һәм әвәләү училищесынә укырга керә. Шул ук укуханадә укучы шагыйрь Владимир Маяковский белән таныша.


« Бурлюк миннән шагыйрь ясады. Миңа француз һәм алманнарны укыды. Ачыкмыйча язар өчен һәр көнне 50 тиен биреп барды.
Владимир Маяковский.
«Мин үзем» автобиографиясенең «Гүзәл Бурлюк» бүлегендә
»

1909-1910 елларда символизм эстетикасын кире кагучы яшь шагыйрьләр һәм рәссамнар төркемен оештыра. Француз шагыйрьләре Рембо, Бодлер, Лафорг иҗатына таянып, сәнгать һәм шигърияттә яңа үсеш юлларын эзләүче төркемне «Будетляннар», «Гилея», соңыннан «футуристлар» дип атыйлар. Төркемнең өч бертуган Бурлюклар, Е. Гуро, В. Каменский, В. Хлебников катнашында Петербургта 1910 елда чыккан беренче җыентыгы — «Казыйлар җәтмәсе» (рус. Садок судей). 1912 елда Мәскәүдә чыккан җыентык «Җәмәгать фикеренең яңагына сугу» (рус. Пощечина общественному вкусу) дип аталган (Җыентыкта В. Маяковский, В. Хлебников, А. Крученых, бертуган Бурлюклар, Е. Гуро, Б. Лившиц, В. Кандинский, Б. Пастернак, Николай Асеев һ.б. катнаша). Җыентык төркемнең манифесты белән ачыла: классик әдәбият традицияләреннән баш тарту, А.С. Пушкинны, Ф.М. Достоевскийны, Л.Н. Толстойны «Заман Пароходы»ннан төртеп төшерергә чакыру, яшәп килгән әдәби мәктәпләр белән араны өзү, яңа сүзләр ясау юлы белән мавыгу һ.б. Манифестның дорфа тонда язылуы сәбәпле, җыентык көчле тәнкыйтькә эләгә, ә бу үз чиратында футуристларга бик яхшы реклама булып чыга.

1912-1914 елларда Д. Бурлюк, футуристларны берләштерү максатында, китаплар нәшер итү эшен киң җәелдерә: «Казыйлар җәтмәсе». 2нче басма (Пб., 1913), «Үле ай. Дөньяның бердәнбер футуристлары, Гилей шагыйрьләре җыентыгы» (М., 1913), «Бөке» (рус. Затычка) (М., 1913), «Өчәүнең требнигы. Шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыгы» (М., 1914), «Үкерүче Парнас» (Пб., 1914). 1914 елда футурист шагыйрьләрнең басмасы булган «Футуристы. Первый журнал русских футуристов» журналы чыгара башлый. Ике саны (№ 1-2) берләшеп чыккан саныннан соң, басма чыга алмый. Җыентыкларда футуруристларның эпатаж шигырьләреннән тыш, манифестлар, теоретик мәкаләләр, кубик рәсемнәре һәм офортлары урнаштырыла.

Д. Бурлюк бу чорда поэзиядә футуризмны һәм сынлы сәнгатьтә кубизмны пропагандалап, доклад һәм лекцияләр белән чыгыш ясый, диспутларда катнаша. 1913-1914 елларда В. Маяковский һәм В. Каменский белән бергә Россия империясенең 27 шәһәре буйлап лекция турнесы оештыра. Мәскәү сынлы сәнгать, сын ясау һәм әвәләү училищесынең администрациясе 1914 елның 21 февралендә Д. Бурлюкны һәм В. Маяковскийны укуханәдән куып чыгара.

Д. Бурлюкның нәшрият активлыгы Беренче дөнья сугышы башлангач кына кими төшә. 1915 елда бер китап («Музаларның язгы контрагентлыгы»), 1916 елда бер китап («Дүрт кош») чыгаруга ирешә.

  1. Лысеющий хвост. Курган, 1918.
  2. По Тихому океану. Нью-Йорк, 1921.
  3. Маруся-сан. Третья книжка стихов (1919-1924). Нью-Йорк, 1925.
  4. Восхождение на Фудзи-сан. Нью-Йорк, 1926.
  5. Ошима. Цветная гравюра (японский декамерон). Нью-Йорк, 1927.
  6. Энтелехизм. Теория. Критика. Стихи. Картины (1907-1930). Нью-Йорк, 1930.
  1. Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). 1-й том. М.: Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003931-3