Давыд Менделевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Давыд Менделевич latin yazuında])
Давыд Менделевич
Туган 16 февраль 1931(1931-02-16)
Үлгән 26 июль 2018(2018-07-26) (87 яшь)
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре песихиятыр, университет профессоры
Эш бирүче Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Балалар Владимир Менделевич
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1983)

Давыд Моисеевич Менделевич (1932 елның 16 феврале2018 елның 26 июле) — совет һәм Россия психиатры, медицина фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасының атказанган табибы һәм атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Давыд Менделевич 1932 елның 16 февралендә Пенза өлкәсенең Каменка авылында Моисей Михайлович Менделевич һәм Евгения Борисовна Менделевич (Фельдман) гаиләсендә туа. Казанның Белинский исемендәге 19 нчы номерлы мәктәбендә укый[1].

Казан дәүләт медицина институтында 1955 елга кадәр укый, аны тәмамлаганнан соң 4 ел Киров өлкәсендә Ашлан психиатрия хастаханәсенең баш табибы булып эшли, ә 1959 елда КДМИның психиатрия буенча клиник ординатурасында укуын дәвам итә. 1966 елда кандидатлык диссертациясен яклый[2].

ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры доцент В. П. Андреев белән бергә стационар булган шәһәр психоневрология диспансерын, соңрак шәһәр психоневрология хастаханәсен төзүдә катнаша. Ординатураны тәмамлаганнан соң, Давыд Менделевич ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа төзелгән диспансер белән җитәкчелек итү тәкъдимен кире кага һәм фәнни эшчәнлеккә өстенлек биреп, аспирантурага профессор М. П. Андреевка укырга керә.

1968 елда Менделевич кафедра доценты вазыйфасына сайлана һәм профессор В. С. Чудновский тәкъдиме буенча ул вербаль галлюцинозның церебраль механизмнарын тикшерүгә керешә, 1983 елда бу хезмәт докторлык диссертациясе рәвешендә тәкъдим ителә[3].

1979—1997 елларда Давыд Менделевич Казан медицина институтының психиатрия кафедрасын җитәкли[4]. Ул психиатриянең төрле бүлекләре буенча 300дән артык фәнни басмалар, шул исәптән 7 монография һәм уку-укыту әсбабы авторы. Аның җитәкчелегендә һәм консультациялегендә 4 докторлык һәм 17 кандидатлык диссертациясе якланган[5]. Озак еллар Давыд Менделевич Россия Психиатрлар җәмгыяте идарәсе әгъзасы булып тора[6].

1986 елда ССРБ фәнни мәгариф буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Хезмәттәге уңышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Татарстан Президентының 1992 һәм 2000 еллардагы Указлары белән аңа Атказанган табиб һәм Атказанган фән эшлеклесе исеме бирелә. Россия Федерациясе Президентының 2005 һәм 2010 еллардагы указлары белән «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнә һәм «Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме бирелә. Татарстан Президенты Указы белән 2012 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

Давыд Менделевич 2018 елның 26 июлендә Казанда вафат була. Самосырово зиратында җирләнгән[7].

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. История | Гимназия №19. gymn19.ru.
  2. Дифференциально-диагностические данные анализа бредовых психозов предстарческого возраста - Менделевич Давыд Моисеевич. — 1966.
  3. Ушел из жизни Давыд Моисеевич Менделевич. www.rkpbtatar.ru.
  4. История кафедры - Казанский ГМУ. kazangmu.ru. әлеге чыганактан 2021-11-09 архивланды. 2021-12-27 тикшерелгән.
  5. Давыд Моисеевич Менделевич к 80-летию со дня рождения. cyberleninka.ru.
  6. Ушел из жизни Давыд Моисеевич Менделевич psychiatr.ru
  7. В Казани ушел из жизни профессор и заслуженный врач Татарстана Давыд Менделевич. Татар-информ.