Дагстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дагстан latin yazuında])
Дагстан
Байрак
Илтамга
Башкала Махачкала
Халык саны 3 133 303 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, UTC+03:00, Европа/Мәскәү
Рәсми тел рус теле, агул теле, авар теле, әзери теле, чечен теле, даргин теле, комык теле, лак теле, лезги теле, нугай теле, рутул теле, табасаран теле, цахур теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 50,300 км²
Координатлар 43.1°N 46.88°E Edit this on Wikidata
Телефон коды 872 Edit this on Wikidata
RU-DA Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Дагстан республикасының халык җыены
Башлык исеме Дагстан республикасы башлыгы
Хөкүмәт башлыгы Сергей Меликов
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Дагстан Җөмһүрияте (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, әзери. Dağıstan Respublikası, дарг. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Россия байрагы Россия Федерациясе эчендә җөмһүрият (дәүләт), Россия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. БашкаласыМахачкала шәһәре.

Көнъякта Азәрбайҗан белән, көнъяк-көнбатышта Гөрҗистан белән, көнбатышта Чеченстан белән, төнъякта Калмык Җөмһүрияте бедән һәм төнъяк-көнбатышта Ыстаурапол крае белән чиктәш.

Җәгърафия. Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дагстанда ау күле

Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.

Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.

Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Дагстан халыклары

Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятенең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагстанлы яши.

Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.

Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (праваслау). Берникадәр яһүдиләр бар.

Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чеченстаннан соң Әрәсәй Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.

Халык 2002 елда саны,
мең кеше
2010 елда саны,
мең кеше [1][2]
Аварлар 758,4 (29,4 %) 850,01 (29,4 %)
Даргиләр 425,5 (16,5 %) 590,38 (17,0 %)
Комыклар 365,8 (14,2 %) 431,74 (14,9 %)
Ләзгиләр 336,7 (13,1 %) 385,24 (13,3 %)
Лаклар 139,7 (5,4 %) 161,28 (5,6 %)
Әзериләр 111,7 (4,3 %) 130,9 (4,5 %)
Табасараннар 110,2 (4,3 %) 118,9 (4,1 %)
Руслар 120,9 (4,7 %) 104,02 (3,6 %)
Чеченнар 87,9 (3,4 %) 93,7 (3,2 %)
Нугайлар 36,2 (1,4 %) 40,4 (1,4 %)
Агуллар 23,3 (0,9 %) 28,1 (1 %)
Рутуллар 24,3 (0,9 %) 27,8 (1 %)
Цахурлар 8,2 9,8
Әрмәннәр 5,7 5,0
Татарлар 4,7 3,7
Яһүдләр 1,5 1,7
Украиннар 2,9 1,5
Тау яһүдләре 1,1 0,2
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән

Дагстанда туган танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]