Дагстан дәүләт медицина университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дагстан дәүләт медицина университеты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дагстан дәүләт медицина университеты
Сурәт
Нигезләнү датасы 1932
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Административ-территориаль берәмлек Махачкала
Урын Махачкала
Бүләкләр
Халыклар Дуслыгы ордены
Рәсми веб-сайт dgma.ru
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]

Дагстан дәүләт медицина университеты - Махачкалада урнашкан медицина һәм фармацевтика өлкәсендә белгечләр әзерләүче югары уку йорты.

Университетта 5 меңнән артык студент, шул исәптән, дөньяның 28 иленнән 240 чит ил гражданы белем ала.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елда Дагстан дәүләт медицина институты буларак оештырылган, башта бары тик бер дәвалау факультетын гына үз эченә алган.

Беренче елларда вузда танылган галимнәр - профессорлар О.А. Байрашевский, М. С. Доброхотов, А. В. Россов, В. А. Чудносоветов, Ф. Р. Бородулин, А. Г. Подварко, Г. П. Руднев һәм башкалар эшләгән.

Александр Федорович Серенко 1937 елда Дагстан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

1964 елда дәвалау факультетының кичке бүлеге ачыла, 1965 елда — стоматология факультеты, 1969 елда — педиатрия факультеты, 1974 елда - әзерлек бүлеге, 1983 елда - табибларны камилләштерү факультеты, 1986 елда — чит ил гражданнары өчен әзерлек факультеты, 1987 елда — чит ил гражданнары белән эшләү факультеты, 1991 елда үзәк фәнни — тикшеренү лабораториясе, 1994 елда докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча махсуслаштырылган Совет оештырыла.[2]

1976 елда институт беренче категорияле югары уку йорты була. 1982 елда югары уку йорты Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.[3]

1995 елда академия статусына, ә 2016 елда университет статусына ия була.

Барлыгы 27 меңнән артык табиб чыгарылган.[4]

Дагстан дәүләт медицина университетында 700 дән артык мөгаллим, шул исәптән Дагстан Республикасы Фәннәр академиклары Гаджимирзаевлар Гаджимурад һәм Гаджимирза (2011 елда үлгән), Дагстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Шамил Омаров, 116 фән докторы, 66 Профессор, 418 фән кандидаты һәм 179 доцент эшли.[5]

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Факультетлары:

  • Дәвалау
  • Педиатрия
  • Стоматология
  • Медик-профилактика
  • Фармацевтика
  • Үз эченә 75 кафедра.

Шулай ук тау территорияләре экологиясе фәнни-тикшеренү институты, консультатив-диагностик сырхауханә, медицина көллияте, университетны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру үзәге, мәгълүмати-исәпләү бүлеге, техник тәэмин итү үзәге, аналитик бүлек, интернет-үзәк, фәнни медицина китапханәсе, спорт комплексы, нәшрият-полиграфия үзәге эши.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]