Дагстан мөфтияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дагстан мөфтияте latin yazuında])
Дагстан мөфтияте
рус. Муфтият Дагестана
офис:

1367000
Россия байрагы Россия
Дагстан флагы Дагстан,
Махачкала флагы Махачкала, Дахадаев ур., 136

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

шәех Әхмәт Абдулаев

Нигезләү
мөселманнар корылтае карары

1990 ел

http://muftiyatrd.ru

Дагстан мөфтияте (рус. Муфтият Дагестана), шулай ук Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте (рус. ДУМ Республики Дагестан), Махачкала мөфтияте ― Дагстан Республикасы мөселманнарының бәйсез региональ оешмасы. 2016 елның 18 мартына кадәр Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составында булган [1][2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дагстан мөфтияте бинасы (с)
Махачкаланың үзәк җәмигъ мәчете

1990 елның 27 гыйнварында Төньяк Кавказ мөселманнарының Гадәттән тыш корылтаенда Дагстан мөселманнарының Диния нәзарәтен оештыру турында карар кабул ителә. Февраль башында Махачкалада узган Дагстан мөселманнарының I съездында Баһаветдин Исаев Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлап куела. Яңа мөфтият 1944―1990 елларда гамәлдә булган, Төньяк Кавказ мөселманнарын берләштергән Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәтенең (рус. ДУМ Северного Кавказа) варисы була [3].

1992 елның 1-2 февралендә Махачкалада Дагстан мөселманнарының I (икенче хронология буенча – III) съезды уза, аның нәтиҗәсе буларак Дагстан мөфтие Баһаветдин Исаевны урыныннан алалар. Дагстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа рәисе итеп Сәет-Әхмәт Дарбишхаҗиев билгеләнә. Баһаветдин Исаев үзаерым Комык мөфтияте булдыра. Дагстан Диния нәзарәтенең милли билге буенча таркалуы башлана [3].

1997 елда Дагстан Республикасы Хөкүмәтенең зур тырышлыгы белән республика мөселманнарының милли билге буенча таркалуын җиңеп, Диния нәзарәте торгызыла. Бердәм Диния нәзарәте рәисе итеп мөфти Сәетмөхәммәд хаҗи Әбүбәкәров сайлана.

1998 елның 17 августында Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәген гамәлгә куючыларның берсе булып тора һәм аның составына керә.

1998 елның 21 августында террорлык акты (ерактан идарә итеп, мөфтинең машинасын шартлату) нәтиҗәсендә мөфти Сәетмөхәммәд хаҗи Әбүбәкәров вафат була [3].

1998 елның 29 августында Диния нәзарәтенең яңа рәисе итеп мөфти Әхмәд хаҗи Абдулаев сайлана.

Йогынтысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер суфи һәм сәләфи оешмаларыннан башка, республикадагы күпчелек мөселман дини оешмалары белән җитәкчелек итә. Шулай ук Дагстанның Санкт-Петербургтагы мәдәни-агарту үзәге белән Дагстан мөфтияте идарә итә. Диния нәзарәтендә мөхтәсибәт функцияләрен имамнарның район Советлары башкара. Җәмгыятьләр саны: 1600 тирәсе, шуларның 658е теркәлгән [3].

Мөфтиләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1990-1992 елларда – Баһаветдин Исаев
  • 1992 елдан – Сәет-Әхмәт Дарбишхаҗиев
  • 1995-1996 елларда – Алихаҗи Алиев
  • 1997-1998 елларда – Сәетмөхәммәд хаҗи Әбүбәкәров (1998 елның 21 августында теракт нәтиҗәсендә үтерелгән)
  • 1998 елдан – шәех Әхмәт хаҗи Абдулаев (1959 елгы)

Уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Имам Шәфигый исемендәге Дагстан ислам университеты (Махачкала). 1990 елда Дагстанда беренче ислам университеты буларак ачылган.
  • Сәйфулла Кади исемендәге Дагестан ислам университеты (Буйнакск шәһәре), 1993 елда ачылган.
  • Мөхәммәд Ариф исемендәге Дагстан ислам университеты (Махачкала шәһәре), 2000 елда ачылган.
  • Абдулла-әфәнде исемендәге Дагстан ислам университеты (Дербент шәһәре) 2005 елда ачылган.
  • «Мөслимәт» хатын-кызлар мәдрәсәсе (Махачкала шәһәре).

һ.б.

Басма орган[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дагстан мөфтияте каршында журналистлык эшчәнлегенең барлык төрләрен үз эченә алган Медиа-холдинг эшли: телевидение, басма ММЧ һәм радио. Ул үз эченә берничә федераль һәм региональ ММЧны, шул исәптән «Ассалам» газетасын, «Ислам» журналын, islam.ru сайтын, islamdag.ru сайтын, ННТ телеканалын берләштерә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]