Эчтәлеккә күчү

Даими чыгымнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даими чыгымнар latin yazuında])
Даими чыгымнар
Моның каршысы алмаш чыгымнар

Даими чыгымнар (ингл. fixed cost (FC яки TFC) — бу җитештерү күләменә бәйле булмаган чыгымнар, ә үзгәрүчән чыгымнар, алар бергәләп гомуми чыгымнарны тәшкил итә. Җитештерү күләменең артуы җитештерү берәмлегенә даими чыгымнарның кимүенә китерә, бу исә масштабның уңай экономиясе аркасында җитештерү берәмлегенә табышны арттыра.[1]

Даими чыгымнар — гомуми чыгымнарның бу вакыт аралыгында чыгарылучы продукция күләменә бәйсез өлеше.

Даими чыгымнар мисалы булып фирманың бина өчен аренда түләве, бинаны тотуга чыгымнары, кадрлар әзерләүгә һәм яңадан укытуга чыгымнары, идарәче персоналның эш хакы, коммуналь хезмәтләргә чыгымнар, амортизация тора.

Амортизация — җитештерүдә файдалану процессында туза баруына карап, капиталь ресурсларның бәясе төшү. Биналарның, җиһазларның, транспорт чараларының тузуын каплау өчен акча туплана (амортизациягә акча күчерүләр), алар тузган хезмәт чараларын төзекләндерүгә яисә яңаларын әзерләүгә тотыла. Бу сумма даими чыгымнарга керә.

Предприятие эшләмәгәндә дә аның даими чыгымнары бара. Мәсәлән, икмәк заводы продукция чыгаруны вакытлыча туктатты ди; коммуналь хезмәт күрсәтү, идарәче кадрларның эш хакы барыбер чыгымнар таләп итә.

К. Р. МакКоннелл һәм С. Л. Брю фикеренчә, даими чыгымнар — предприятие җитештерү күләмен арттырганда (киметкәндә) гомуми бәясе үзгәрмәгән чыгымнар; даими ресурслар бәясе .

ЗСЭ буенча, даими чыгымнар — продуктлар, товарлар яки хезмәтләр җитештерү һәм/яки сату күләменә турыдан-туры бәйле булмаган чыгымнар. Кыска вакыт эчендә бу чыгымнарның үзгәрүе продуктлар, товарлар яки хезмәтләр җитештерү һәм/яки сату күләмендәге үзгәрешләргә тәэсир итми.[2]

  1. Макконнелл К. Р., Брю С. Л. Экономикс: принципы, проблемы и политика : [рус.] = Economics: Principles, Problems, and Policies. — М. : Республика, 1992. — Т. 2. — С. 388. — ISBN 5-250-01486-0.
  2. Затраты : [арх. 3 января 2023] / А. С. Нешитой // Железное дерево — Излучение. — М. : Большая российская энциклопедия, 2008. — С. 291. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 10). — ISBN 978-5-85270-341-5.