Дала Зәе
| Дала Зәе | |
|---|---|
| Кушыла: | Чулман |
| Кушылдыгы | Шумыш, Инеш, Савалеевка, Бугульдинка, Зичә, Урсалы, Писмән, Кушай, Сәрәпәле, Шепкә, Мәчкәрә, Карамалы, Акташ (елга), Зәй-Каратай, Кодаш, Урман Зәе, Бөгелмә Зәе[d], Мурат[d] һәм Ямаш[d] |
| Су җыю бассейны | Идел бассейны[d] |
| Бассейн мәйданы | 5020 км² |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
| Озынлык | 219 km |
| Бассейн категориясе | Төркем:Зәй бассейны |
![]() | |
Дала Зәе (Зәй, рус. Зай, лат. тат. Zəy) елгасы, Каманың сул кушылдыгы. Татарстанның Лениногорск районында Михайловка авылы янында башлана, тамагы Түбән Кама шәһәреннән 7 км көньяк-көнбатыштарак. Озынлыгы — 270 км, бассейнының мәйданы — 5020 км². Төп кушылдыклары: Урман Зәе, Мәчкәрә, Зәй-Каратай, Урсала, Акташ, Шумыш, Имәнле елгалары. Зәй шәһәреннән 2 км төньяктарак, Урман Зәе белән кушылганнан соң елганың түбән агымы (55 км) Зәй дип атала. Су чыгымы Зәй районының Иске Пәлчикәү авылы янында 489м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агышы катламы 130 мм. Су агышы бик нык көйләнгән. Суның минеральләшүе 2000—3000 нән алып 5000—8000 мг/л га кадәр. Елга бассейнында Зәй сусаклагычы һәм Карабаш сусаклагычы урнашкан. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).
