Дамира Сәетова
Дамирә Сәетова | |
Дамирә Рәсих кызы Сәетова | |
Туу датасы: |
11 октябрь 1976 (48 яшь) |
---|---|
Туу җире: |
CСҖБ, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Турачы авылы |
Һөнәре: |
актриса |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1998―х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Башкортстанның атказанган артисты |
Дамирә Сәетова, Дамирә Расих кызы Сәетова (1976 елның 10 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Илеш районы, Торачы) ― драма актрисасы, җырчы. 1998 елдан Уфа дәүләт «Нур» татар театры артисты. Башкортстанның атказанган һәм халык, Татарстанның атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1976 елның 11 октябрендә БАССРның Илеш районы Турачы авылында туган. 2003 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, “Нур” театрында эшли башлый. Башкортстанның атказанган һәм халык[1][2], Татарстанның атказанган артисты.
Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дилә «Гургә керер сер иде» Р. Кинҗәбаев
- Раилә «Гүргә керер сер иде – 2» Р. Кинҗәбаев
- Барбара Смит «График буенча мәхәббәт» Р. Куни
- Нихәл «Җүләр» Н. Хикмәт
- Зөләйха «Гашыйклар көне» Н. Гаетбай
- Әни «Сабый һәм Карлсон» А. Линдгрен
- Дания «Безнең авыл артистлары, яки татарча дель-арте» Аманулла
- Фәнилә «Балконнан төшкән мәхәббәт» Н. Гаетбай
- Әдилә «Туй алдыннан» Х. Вәхит
- Хәдичә «Алты кызга бер кияү» Т. Миңнуллин
- Мәрзия «Ул кайтты» Ә. Атнабаев
- Гөлсем «Упкын өстендә уен» Г. Каюмов
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кияүдә. Ире ― Айрат Нәбиев (Уфадан, тамырлары Бакалы һәм Илеш районнарыннан), Уфаның «Нур», курчак театрларында эшләгән, «Башкортстан»[d] дәүләт концерт залында студиядә хезмәт итә, җырлар яздыра. 2003 елда гаилә корганнар. Кызлары Айсылу (фортепиано классы буенча Уфа сәнгать училищесының музыка бүлеген тәмамлаган, шушы ук юнәлештә Уфа дәүләт сәнгать институтында укый), уллары Әскар (гимназия укучысы)[3].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Дамира Сәетовага халык артисты исеме бирелде. intertat.tatar, 3.12.2022
- ↑ Шатлыклы хәбәр! Уфа "Нур" татар дәүләт театры, 1.12.2022
- ↑ Индира Сәйфуллина. «Җайлап-майлап кына яши белмим». «Ирек мәйданы», 14.11.2024, № 45 (737), 8―9нчы бит
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дамира Рәсих кызы Сәетова. Нур татар драма театры сайты.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 11 октябрь көнне туганнар
- 1976 елда туганнар
- Илеш районында туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Башкортстанның атказанган артистлары
- Татарстанның атказанган артистлары
- Башкортстанның халык артистлары
- Нур театры актерлары
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар