Дамир Азаматов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дамир Азаматов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дамир Азаматов
Туган 5 май 1940(1940-05-05)[1]
Чакмагыш[d], Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 27 ноябрь 2020(2020-11-27) (80 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре фәлсәфәче, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты[1] һәм Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d] (1986)

Азаматов Дамир Мостафа улы (5 май 1940 ел27 ноябрь 2020 ел) — галим-философ. 1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында һәм Башкорт дәүләт медицина университетында укытучысы, профессор-консультант. Фәлсәфә фәннәре докторы (1986), профессор (1987). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1992), Русия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (2003).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дамир Мостафа улы Азаматов 1940 елның 5 маенда Башкорт АССР Чакмагыш районының Чакмагыш авылында туган. Хоккейчы һәм тренер Марат Азаматовның агасы.

1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң — комсомол эшендә. 1970 елдан алып Башкорт дәүләт университетында укыта, 1976 елдан — Бөре педагогия институтының фәлсәфә кафедрасы мөдире. 1978 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында укыта (1983 елдан алып фәлсәфә кафедрасы мөдире).

Галим 2020 елның 27 ноябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[2].

Фәнни хезмәтләре Башкортстан иҗтимагый, сәяси һәм фәлсәфә, мәгърифәтчелек тарихына, медицина һәм сәламәтлек саклауның социаль - фәлсәфи проблемаларына багышланган. 130 дан артык фәнни хезмәт, 15 монография, 4 докторант, 36 фәннәр кандидаты җитәкчесе[3]/

Төп гыйльми эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Из истории развития общественно политической и философской мысли Башкирии конца XIX — начала XX в. Пермь, 1979;
    • Социальная детерминированность внутриличностного конфликта (социально философский анализ). Уфа, 2009 (автордаш);
    • Здоровье молодёжи как общественная ценность в современном российском обществе. Уфа, 2010(автордаш).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]