Дамир Ишемгулов
Дамир Ишемгулов | |
---|---|
Туган | 1 февраль 1943 (80 яшь) Хәйбулла районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Уфа сәнгать училищесы |
Һөнәре | рәссам |
Ишемгулов Дамир Нуретдин улы (1 февраль 1943 ел) — рәссам. 1993 елдан Россия Федерациясенең Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2001).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дамир Нуретдин улы Ишемгулов 1943 елның 1 февралендә Башкорт АССРның Хәйбулла районы Бәләкәй Әбеш авылында туган.
1971 елда Уфа сәнгать училищесын (педагоглары Л. Ф. Мугтобаров, К. П. Чаругин) тәмамлый.
1975-1995 елларда Башкортстан иҗади-җитештерү комбинатында рәссам булып эшли, 1996 елдан — Уфа сәнгать училищесында укытучы.
Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Рәссамның картиналары башкорт авылының көнкүрешенә, башкорт фольклорына багышланган: "Җәйге көн үзәге" (1986), «Далада» (1990), «Печән өсте» (1992), «Җәйге аш-су бүлмәсе» (1992), «Хәерле кич, Фатыйма әби» (1992), «Гаилә» (2008), «Әбеш» (2012). Башлыча неопримитивизм стилендә эшли.
Ишемгулов Дамир Нуретдин улы — 1993 елдан Россия Федерациясенең рәссамнар берлеге әгъзасы, 1995 елдан алып — «Артыш» иҗади берләшмәсе әгъзасы. Ул — «Сары бия» («Желтая кобыла») сәнгать төркемен оештыручыларның берсе (1989).
Рәссамның картиналары М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), Чиләбе өлкә картиналар галереясында, Новосибирск дәүләт сәнгать музеенда, Марий-Эл Республикасының республика сынлы сәнгать музеенда (Йошкар-Ола), «Эстер» Галереясында (Екатеринбург), Башкортстан Республикасы милли сәясәт һәм мәдәният Министрлыгы янындагы «Урал» ГНИ-да (Уфа), Туймазы туган якны өйрәнү музеенда (Туймазы шәһәре, Башкортстан Республикасы) саклана.
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Бушап калган авыл» (1977), «Печән өсте» (1988), «Югалган кәҗәне эзләү», «Корбан» (1991). «Тәүлек» («Сутки»), «Тышаулы ат» (1991), «Әти-әни истәлегенә» (1993), «Реквием» (1994). «Чишмә» (2000), «Үз-үзеңне яндыру» («Аутодафе») (1995-1999), «Бакчада)».
Натюрморт «Сары самавыр» (1999), "Кәрзиндәге сирень" (2012), «Туган йорт» (2012).
Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ишемгулов Дамир Нуретдин улы — 1986 елдан алып сәнгать күргәзмәләрдә катнашучы.
Уфада шәхси күргәзмә (1996).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (2001)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ишемгулов Дамир Нуретдин улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 30 гыйнвар 2021)
- http://www.shrb.ru/painting/ishemgulov.htm
- Ишемгулов, Дамир Нуритдинович. ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия» (2013). 4 апрель 2017 тикшерелгән.
- http://artageless.com/damir-ishemgulov-paintings-and-drawings-2-623
- http://ufagallery.ru/?p=500