Дамир Нуриев
Дамир Нуриев | |
---|---|
Туган | 18 март 1941 (83 яшь) Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре докторы[d] |
Дамир Нуриев (18 март 1941 ел) — галим-философ. 1970-1976, 1993-2011 елларда һәм 2014 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, шул исәптән 2000-2011 елларда фәлсәфә һәм социология факультеты деканы, фәлсәфә тарихы һәм фән кафедрасы мөдире. Фәлсәфә фәннәре докторы (1996), профессор (1996). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004), Россия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1998).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дамир Әхмәт улы Нуриев 1941 елның 18 мартында Башкорт АССРның (хәзер БашкортстанРеспубликасы) Салават районы Көсәпәй авылында крестьян гаиләсендә туган.
Урта белемне Аркавыл урта мәктәбендә ала. 1970 елда Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый һәм фәлсәфә кафедрасында ассистент итеп эшкә калдырыла. 1973-1975 елларда Мәскәү дәүләт университетында, табигый факультетларның фәлсәфә кафедрасы аспирантурасында укый һәм «фәлсәфә фәннәре кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
1976 елдан Дамир Нуриев Уфада заводта социолог булып эшли, 1978 елдан хезмәт эшчәлеген Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында (хәзер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы) дәвам итә: ассистент һәм өлкән укытучы була. 1981-1987 елларда Башкорт дәүләт медицина институтында (хәзер Башкорт дәүләт медицина университеты) шул ук вазифаларны башкара, ә 1988-1993 елларда шушы ук уку йортында доцент булып эшли.
1993 елдан Дамир Әхмәт улы — Башкорт дәүләт университетында: башта доцент, 1996 елдан — профессор, фәлсәфә кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы, 2000 елдан — фәлсәфә һәм социология факультеты деканы, фәлсәфә һәм фән тарихы кафедрасы мөдире.
Фәнни эшмәкәрлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Профессор Дамир Нуриевның фәнни тикшеренүләре философиянең мөһим мәсьәләләре — онтология, гносеология, логика һәм фәннең методологик нигезләрен өйрәнүгә багышланган. Аларга багышланган 80 нән артык гыйльми хезмәте, шул исәптән дистәгә якын монография дөнья күргән. Галимнең докторлык диссертациясе фәлсәфи категория буларак "материя"нең нигезләрен ачыклауга багышланган.
Гыйльми хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]рус телендә:
- Сущность субстанциально-атрибутивного подхода к определению материи. Философско-социологические проблемы науки. — М, 1977.
- Единство теоретического и эмпирического в формировании научной картины мира. Научная картина мира: основание, формирование, развитие. — Уфа, 1987.
- О предмете диалектического материализма. Диалектический материализм: вчера, сегодня завтра. — М, 1989.
- Категория материи, ее место и роль в философии. Ч.1 и 2. — Уфа, 1989
- Понятие материи в философии (системный анализ). — Уфа, 1995.
- Гносеологическое и методологическое основания категории «материя». — Уфа, 1995.
- Историческое, логическое и мировоззренческое основания категории «материя». — Уфа, 1996.
- Логические отношения понятий. — Уфа, 1997.
- Логика. (В соавт.). — Уфа, 2001.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2004)
- Россия Федерациясенең почетлы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1998).
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Словари и энциклопедии на Академике. Большая биографическая энциклопедия Нуриев, Дамир Ахметович(Тикшерелгән 15 март 2021)
- Земля салаватская, земля батыра. / Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с. (рус.)(Тикшерелгән 15 март 2021)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нуриев Дамир Әхмәт улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 15 март 2021)
- Словари и энциклопедии на Академике. Большая биографическая энциклопедия Нуриев, Дамир Ахметович