Дамир Сираҗиев премиясе
Күренеш

Дамир Сираҗиев премиясе — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, еллык премия. Муса Җәлил премиясе лауреаты (1989), татар сәхнәсенең талантлы режиссеры, милли хәрәкәт активисты, сәясәтче, милли мәнфәгатьләр өчен акчасын кызганмаучы эшмәкәр[1] Дамир Сираҗиев (Раид Равил улы Сираҗиев) (1954-1998) исемен йөртә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1999 елда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Камал театры, Татарстанның «Җыен» фонды тарафыннан гамәлгә куелган.
- М. Сәлимҗанов, Ф. Бикчәнтәев, Т. Еникеев, З. Хәким, Т. Миңнуллин, А. Степанова, А. Славутский, Р. Таҗетдинов, М. Айтуганова, Р. Исрафилов, Рөстәм Галиев (Түбән Кама театры баш режиссеры, 2003), Рәзилә Муллина (Минзәлә театры) һәм башкалар премиягә лаек булган.
Статут
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Театр тормышына, аның үсешенә үзеннән өлеш керткән төрле профессия вәкилләренә (режиссерлар, актерлар, драматурглар, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар һ.б.) бирелеп бара.
- Кагыйдә буларак, татар театрының туган көнендә - 22 декабрьдә[2] бүләкләү тантанасы уза.[3]
- Лауреатларга диплом һәм акчалата бүләк тапшырыла.
- Акчалата бүләк 10 мең сум тәшкил итә (2010).[4]
Д. Сираҗиев премиясе лауреатлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Ел | Бүләкләнүче | Вазифасы, бүләкләү сәбәбе |
|---|---|---|
| 2010 | Гүзәл Әкбәрдина | «Нур» Уфа татар дәүләт театры режиссеры |
| Рәфыйк Таһиров | Әлмәт татар драма театры артисты | |
| Ринат Бәдретдинов | С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артисты | |
| Радик Бариев | Г. Камал исемендәге театр артисты | |
| Дания Гыймранова | театр тәнкыйтьчесе | |
| Айрат Хәбибуллин | М. Фәйзи исемендәге Ырымбур татар драма театры артисты[5] | |
| 2011 | Альберт Шиһабетдинов | «ТАИФ» ААҖ генераль директоры |
| Булат Сәлахов | Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры. Татарстанның халык артисты. | |
| Рамил Вәҗиев | Камал театры артисты | |
| Гөлнур Габдрахманова | Татарстанның атказанган артисты. Әкият Татар дәүләт курчак театры | |
| Рәис Галиев | Татарстанның атказанган артисты. Түбән Кама театры | |
| Фәридә Исмәгыйлева | Әлмәт дәүләт драма театрының директоры | |
| Марсель Мәхмүтов | Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты | |
| Нуриәхмәт Сафин | Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты | |
| Резедә Сәләхова Лия Вилданова Артем Пискунов Илфак Хафизов |
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары | |
| 2012 | Фоат Зарипов | Татарстанның халык артисты |
| Байрас Ибраһимов | Туймазы татар драма театры баш режиссеры | |
| Булат Нәсихов | Түбән Кама театрының баш рәссамы | |
| Рәдиф Сәгъди | драматург | |
| Нурания Җамалиева | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе | |
| Гөлнур Гыйматова | Камал театрының баш мөхәррире | |
| Рәфикъ Әхмәтов | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре | |
| Александр Купцов | Татарстанның халык артисты | |
| Энҗе Шиһапова | Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты[6] | |
| 2013 | Земфира Гыйльметдинова | «Сәхнә» журналының җаваплы мөхәррире |
| Раушания Фәйзуллина | Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы | |
| Инсаф Фәхретдинов | РФ атказанган артисты. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты | |
| Олег Лоевский | театр тәнкыйтьчесе (Екатеринбург) | |
| Наталья Егорова | «Әкият» курчак театры артисткасы | |
| Ленар Миңнемуллин | Минзәлә театры артисты | |
| Ранис Сәхибуллин | Г. Камал театры директоры урынбасары | |
| Дмитрий Пивоваров | «Эфир» телеканалының мәдәният бүлеге җитәкчесе[7] | |
| 2014 | Дамир Сәмирханов | С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры; |
| Дилә Карпова | Татарстанның атказанган артисты. Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты | |
| Рәмзия Закирҗанова | Татарстанның атказанган артисты. Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры артисты http://tatarile.org/news/tt/node/4608(үле+сылтама) Татар иле | |
| 2015 | Марсель Рәхмәтуллин | Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Ырынбур дәүләт татар драма театры артисты |
| Марат Хәсәнов | Туймазы дәүләт татар драма театры артисты | |
| Ренат Әюпов | РФ атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры режиссеры | |
| Раил Садриев | Татарстанның атказанган артисты. Буа дәүләт сатира театры режиссеры[8] | |
| 2016 | Илтөзәр Мөхәммәтгалиев | «классик каһарманнарның чагу сәхнә образларын тудырган һәм «Тәрҗемәләр һәм сәхнә өчен әсәрләр» китабы өчен», Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты |
| Гүзәл Шәмәрдәнова | «уңышлы иҗади хезмәте һәм Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрын үстерүгә керткән зур өлеше өчен»[9] | |
| Эльмир Низамов | «ТР театрларындагы спектакльләргә үзенчәлекле музыка язган өчен», композитор, М. Җәлил премиясе иясе | |
| Гүзәл Сәгыйтова | «татар театр сәнгатен пропагандалауга керткән зур өлеше өчен», тележурналист, «Калеб» иҗади берлеге җитәкчесе[10] | |
| 2017 | Руслан Вахитов | «театр сәнгатендәге казанышлары һәм Туймазы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен» |
| Рәфикъ Каюмов | «театр сәнгатендәге казанышлары һәм Яр Чаллы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен» | |
| Айдар Җаббаров | «иҗат дебюты — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Агыла да болыт агыла...» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектаклен куйганы өчен»[11] | |
| 2019 | ||
| 2021 | Миләүшә Шәйхетдинова | күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен |
| Елена Сорочайкина | күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм «Мастеровые» рус драма театры сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен | |
| Илгиз Зәйниев | күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм татар театры сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен[12] | |
| 2022 | «Сәхнә» журналы | |
| Рәзил Фәхертдинов | Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры | |
| Ләйсән Рәхимова | Камал театры | |
| Рәмис Нәҗмиев | театр фотографы [13] | |
| 2023 | Юрий Павлов | Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен |
| Рафил Сәгъдуллин | Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен | |
| Айгөл Габәши | озак еллар дәвамында уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен | |
| 2024 | Рабит Батулла, Нурбәк Батулла һәм Байбулат Батулла | артистлар гаиләсе |
| Александр Кочетов һәм Марина Быстрова | Баталов исемендәге Бөгелмә театры үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен (артистлар гаиләсе) | |
| Артем Пискунов һәм Резеда Сәләхова | Тинчурин театры үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен (артистлар гаиләсе) | |
| 2025 | Алексей Зильбер | Казан яшь тамашачы театры[16] |
| Миләүшә Нәҗмиева | Тинчурин театры[16] | |
| Рузилә Мөхәммәтова[17] | Татар-информ[16] | |
| 2026 | Марина Корчак | [18] |
| Фәнис Мөсәгыйтов | Тинчурин театры[18] | |
| Рәдиф Кашапов[18] |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Сәхнә» журналы 2016 елның 4 март көнендә архивланган
- Камал театрының рәсми сайты(үле сылтама)
- Чаллы театры сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Рәсми Татарстан» порталы, archived from the original on 2021-11-28, retrieved 2015-04-01
- ↑ Казанда татар телендә беренче театр 1906 елның 22 декабрендә күрсәтелә
- ↑ Камал театры сайтында(үле сылтама)
- ↑ Татар-информ сайтында(үле сылтама)
- ↑ Татар-информ сайты(үле сылтама)
- ↑ ТР мәдәният министрлыгы сайтында, archived from the original on 2020-01-03, retrieved 2015-04-01
- ↑ Челны.ЛТД сайтында
- ↑ Камал театры сайты(үле сылтама)
- ↑ РФ мәдәният министрлыгы сайты(үле сылтама)
- ↑ Камал театрында Д. Сираҗиев премиясе ияләрен атадылар. Tatpressa.ru, 18.12.2016(рус.)
- ↑ Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды. Камал театры сайты, 22.12.2017, archived from the original on 2023-03-26, retrieved 2018-01-02
- ↑ Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатларын бүләкләделәр. [[Камал театры]] сайты, 22.12.2017, archived from the original on 2023-05-10, retrieved 2021-03-27
- ↑ Премия им.Д.Сиразиева. 2022 елның 29 март көнендә архивланган Министерство культуры Республики Татарстан. 28.03.2022
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Дамир Сираҗиев премиясенең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 27.03.2023
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Дамир Сираҗиев премиясе артист гаиләләренә тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024
- 1 2 3 Во Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025
- ↑ «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова Дамир Сираҗиев премиясенә лаек булды. Татар-информ, 27.03.2025
- 1 2 3 «Тантана» премиясенең лауреатлары исемнәре билгеле. Шәһри Казан, 27.03.2026