Дамир Фәттахов
Дамир Фәттахов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Дамир Илдус улы Фәттахов |
Туган | 11 октябрь 1979 (41 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Галактионов урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия, Татарстан |
Әлма-матер | РФ ЭЭМ Казан юридик институты[d], Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе[d] |
Һөнәре | сәясәтче |
Җефет | Анастасия Фәттахова |
Балалар | Сабина, Әмир |
Бүләк һәм премияләре |
Дамир Илдус улы Фәттахов (11 октябрь 1979, Казан, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — сәясәт эшлеклесе. 2018 елның 22 июненнән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дамир Фәттахов 1979 елның 11 октябрендә Казанда туа.
1997 елда Казанның 122 нче гимназиясен тәмамлый. Шул елда яшүсмерләр арасында карате буенча республика чемпионы була.
2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, тугыз ел ТР эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.
2003 елда Республиканың беренче Президенты Дамир Фәттаховка республика КВН командасын оештырырга куша. Нәтиҗәдә, уңышлы «Дүрт татар» КВН командасы барлыкка килә.[2]
2005 — 2006 елларда — Казан шәһәр Думасы депутаты.
Аннары өч ел Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе булып эшләгән, 2009 елның 10 апрелендә - Казанның Киров районы, 2010 елда Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы итеп билгеләнгән.
2011 елда Дамир Фәттахов — Мәскәүнең «Сколково» идарә мәктәбен, 2013 елда «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.[3]
2016 – 2018 елларда – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2018 елдан – ТР яшьләр эшләре министры.[4]
Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны: Светлана Фәттахова – «Планета-фитнес» челтәре җитәкчесе, нәфис гимнастика буенча спорт мастеры, танылган хореограф, җәмәгать эшлеклесе.
Өч баланы тәрбиялиләр.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- “Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесе (2002)
- “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005)
- Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевның Рәхмәт хаты (2008)
- Казан Мэры И.Р. Метшин Рәхмәте (2010)
- Россия Федерациясенең Оборона министрлыгының “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен” медале (2011)
- Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Рәхмәте (2012, 2014)
- “Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” истәлекле медале (2013)
- “Фидакарь хезмәте өчен” медале (2014)
- “Сочида 2014 елгы XXII Олимпия кышкы уеннары һәм XI Паралимпия уеннары” истәлекле медале (2014)
- Казанның Мактау грамотасы (2015)[5]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://jutely.info/kazan
- ↑ http://yalkyn.com/achysh/27494/
- ↑ http://tnv.ru/tat/main1/novosti/kul_tura/damir_fttahov_tatarstan_yashlr_ehshlre_ministry_itep_bilgelnde/
- ↑ http://president.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1228083.htm
- ↑ https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/damir-fattakhov-naznachen-ministrom-po-delam-molodezhi-rt/?lang=ta