Дамназес
Дамназес (Гөрҗи телендә: დამნაზე; Юнан телендә: Δαμνάζης)[1]) ул Иранның Сассанидлар Патшасы Кавадһ I-нең замандашы, 6-ынчы гасыр Лазика (хәзерге заман көнбатыш Грузия) Патшасы булган. Дамназес Антик чор ахыры Лазиканың башка патшалары кебек үк шул заманга караган хроникаларда Кавказда Көнчыгыш Рим (Византия) Империясе һәм Сассанид Ираны көндәшлеге контекстында искә алына.
Дамназес Византия тарихчысы Иваннис Малаласка [2] Лази Патшасы Тцатһиусның әтисе һәм алдан килүчесе буларак мәгълүм. Аноним Пасчале Хрониконы (522 ел белән даталанган Хрон. Пасч.) исемне Замнахес дип китерә.[1] Профессор Кирилл Тумановның генеалогик гипотезасы буенча, Дамназес 456-ынчы елда угылы хөкемдардаш булып мәгълүм булган Лаз Патшасы Губазес I-нең угылы булырга мөмкин булган.[3]
Дамназес Сассанид Патшасының буйсынучысы булган һәм гәрчә Христиан таралган ил белән хөкем итсә дә, Зәрдөштлек динен тоткан.[4]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Martindale, Jones & Morris, 1980, p. 344.
- ↑ Joh. Mal. 413.
- ↑ Toumanoff, 1980, pp. 81–82.
- ↑ Toumanoff, 1980, p. 79.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Martindale, John Robert; Jones, Arnold Hugh Martin; Morris, J., eds (1980). The Prosopography of the Later Roman Empire, Volume II: A.D. 395–527. Cambridge, United Kingdom: Cambridge University Press. . https://books.google.com/books?id=m3keKQEACAAJ.
- Toumanoff, Cyril (1980). "How Many Kings Named Opsites?". in Coddington, John Insley; Thompson, Neil D.; Anderson, Robert Charles. A Tribute to John Insley Coddington on the Occasion of the Fortieth Anniversary of the American Society of Genealogists. Association for the Promotion of Scholarship in Genealogy. https://books.google.com/books?id=zG5kAAAAMAAJ.
Элгәре: Губазес I ? |
Лазика Патшасы 522 елда туган |
Аннары: Тцатһ I |