Даниал Әхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даниал Әхмәтов latin yazuında])


Даниал Әхмәтов
Туган телдә исем каз. Даниал Кенжетайұлы Ахметов
Туган 15 июнь 1954(1954-06-15) (69 яшь)
Павлодар, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  Казакъстан
Әлма-матер Павлодарский государственный университет[d]
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы, хәрби хезмәткәр
Сәяси фирка Нур Ватан[d] һәм Аманат (фирка)
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Даниал Әхмәтов Викиҗыентыкта

Даниал Кәнҗәтәй улы Әхмәтов[1] (каз. Даниа́л Кенжетайұлы́ Ахме́тов; 1954 елның 15 июне, Павлодар, Казакъ ССР, ССРБ) — Казакъстан дәүләт эшлеклесе, премьер-министр (2003—2007), оборона министры (2007—2009), Ауразия икътисадый комиссиясенең энергетика һәм инфраструктура буенча коллегиясе әгъзасы (министр) (2011—2014), Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе хакиме (2014 елдан). Икътисад фәннәре докторы. Казакъстан Велоспорт федерациясенең элеккеге президенты (2009 елга кадәр)[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даниал Әхмәтов 1954 елның 15 июнендә Павлодар шәһәрендә туа. Аргын кабиләсенең канжыгалы ыруыннан килеп чыга[3][4]. Инженер-төзүче белгечлеге буенча Павлодар индустриаль институтының сәнәгать һәм гражданлык төзелеше факультетын тәмамлый.

1976—1981 елларда хезмәт эшчәнлеген мастер булып башлый, аннары «Павлодаржилстрой» трестының йорт төзү комбинатында прораб булып эшли. 1981—1983 елларда — «Экибастузшахтастрой» комбинатының төзелеш эшләре буенча баш инженер урынбасары. 1983 елдан — халык депутатларының Икебаштоз шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1991 елдан 1992 елга кадәр «ЭкибастузЭнергоЖилПромСтрой» тресты идарәчесе.

1992—1993 елларда — Икебаштоз шәһәр администрациясе башлыгы.

1993 елдан Павлодар өлкәсе хакиме, 1997 елдан Төньяк Казакъстан өлкәсе хакиме.

1999 елның октябреннән — Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары, ә 2000 елның декабреннән — Казакъстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары. Премьер-министр урынбасары вазыйфасында сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм коммуникацияләр, миграция һәм демографик сәясәт мәсьәләләре буенча кураторлык иттекән.

2001 елның ноябрендә яңадан Павлодар өлкәсе хакиме итеп билгеләнә[5].

2003 елның 13 июнендә Казакъстан Республикасы парламенты тарафыннан Казахстан премьер-министры вазыйфасында раслана. 2007 елның 8 гыйнварында премьер-министр вазыйфасыннан отставкага китү турында гариза биргән, ул кабул ителгән.

2007 елның 10 гыйнварында Казакъстан президенты Указы белән Казахстан Республикасы оборона министры итеп билгеләнә. 2009 елның 17 июнендә Нурсолтан Назарбаев Указы белән биләгән вазыйфасыннан азат ителә[6].

2011 елның 21 декабрендә Ауразия икътисадый комиссиясенең энергетика һәм инфраструктура буенча коллегиясе әгъзасы (министр) итеп билгеләнә.

2014 елның 11 ноябрендә Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе Хакиме итеп билгеләнә[7].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән (хатыны Гөлия Койшибаевна), ике баласы бар. Рус һәм казакъ телләрен белә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Отан ордены (2017)[8]
  • «Казакъстан Республикасының Беренче Президенты — Милләт Лидеры Нурсолтан Назарбаев» ордены (2012)
  • II дәрәҗә «Барыс» ордены (2004)
  • III дәрәҗә «Барыс» ордены (1999)
  • «Астана» истәлекле медале (1998)
  • «Казакъстан Республикасы бәйсезлегенә 10 ел» юбилей медале (2001)
  • «КР парламентына 10 ел» медале[9]
  • Бауржан Момышуланың 90 еллыгына багышланган истәлек билгесе (2009 елның 20 феврале)
  • «Астанага 10 ел» медале (2008)
  • Хөрмәт Билгесе ордены (1986)
  • I дәрәҗә «Ауразия икътисадый берлеген төзүгә керткән өлеш өчен» медале (2015 елның 13 мае, Ауразия икътисадый берлегенең Югары Советы)[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ахметов Даниал Кенжетаевич (ПЕРСОНАЛЬНАЯ СПРАВКА)
  2. Кто платит — тот и рулит, archived from the original on 2018-01-27, retrieved 2021-07-25 
  3. Краеведение, archived from the original on 2022-06-06, retrieved 2021-07-25 
  4. Новая Газета Казахстан — Семь опор и теней президента
  5. Указ Президента Республики Казахстан от 13 июня 2003 года № 1109(үле сылтама)
  6. Официальный сайт президента Республики Казахстан(үле сылтама)
  7. Даниал Ахметов назначен акимом ВКО. Новости Казахстана. Tengrinews.kz. Tengrinews.kz. 2016-03-14 тикшерелгән.
  8. Сапарбаева и Ахметова наградили орденами «Отан»
  9. Казахстанская правда(үле сылтама)
  10. Текст решения

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]