Даниил Долинский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даниил Долинский latin yazuında])
Даниил Долинский
Туган 15 июль 1925(1925-07-15)
Кирмәнчек, СССР
Үлгән 2 ноябрь 2009(2009-11-02) (84 яшь)
Ростов-на-Дону, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре тәрҗемәче, балалар язучысы, журналист, шагыйрь, язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Даниил Маркович Долинский (1925 елның 15 июле, Кирмәнчек, Украин ССР, ССРБ2009 елның 2 ноябре, Ростов-на-Дону, Россия) — совет һәм Россия журналисты, шагыйрь, тәрҗемәче һәм хәрби корреспондент.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даниил Долинский 1925 елның 15 июлендә Кирмәнчектә яһүд гаиләсендә туа. 8 сыйныфны тәмамлагач, Днепродзержинск рус драма театрында актёр булып эшли башлый[1].

Бөек Ватан сугышы башлангач, Казакъстанга эвакуацияләнә. 1943 елның гыйнварында Долинскийны Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына чакыралар һәм Серпухово авиатехника училищесына җибәрәләр. Аны тәмамлап, 3 нче Украин фронтында механик, укчы-радист, аннары хәрби корреспондент булып сугыша. 1944 елда армия газетасында аның беренче шигырьләре басыла. Сугышчан медальләр белән бүләкләнә[2].

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Долинский Совет армиясендә хәрби журналист булып хезмәт итүен дәвам итә.

Тбилисида сугыштан соңгы елларда Булат Окуджава белән бергә Окуджава апасы фатирында абажур хөрмәтенә аталган «Соломенная лампа» әдәби түгәрәгендә катнаша[3]. Бу формаль булмаган студентлар берлегенең күп кенә катнашучылары КГБ тарафыннан кулга алынган. Окуджава әлеге вакыйгалардан соң Мәскәүгә әйләнеп кайта, ә Долинский үзенә таныш булмаган Ростов-на-Донуга күчә.

1949 елдан ВКП(б) әгъзасы.

1950 елда армиядән кайткач, Долинский журналист булып эшли. Ростсельмашның күп тиражлы газетасы, аннан «Комсомолец» газетасы редакторы була. Заводның күптиражлы редакциясендә шигърият түгәрәгенә җитәкчелек итә, анда катнашучылар арасында булачак шагыйрь — палиндромик сонетикага нигез салучы Владимир Пальчиков (Элистинский) була.

Шигырьләр язуын дәвам итә. А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1956 елда Ростиздат аның «Беренче мәхәббәт» дип аталган беренче шигырь китабын чыгара. Аннары аның 35 тән артык шигырь китабы чыга, өстәвенә,алар Ростов-на-Дону һәм Элистада гына түгел, ә «Современник» һәм «Молодая гвардия» кебек дәрәҗәле нәшриятларда да чыга.

1960 елда Иикенче «Кул кысышу» шигырь китабы өчен Долинский ССРБ Язучылар берлегенә кабул ителә.

Долинскийның шигъри иҗатының төп темалары — сугыш турында хәтер, тынычлык һәм халыклар дуслыгы өчен көрәш, тормыш турында уйланулар, яшь буын белән сөйләшү.

Долинскийның иң күренекле әсәрләреннән «Россия белән сөйләш!» поэмасы һәм Емельян Пугачёв һәм көрәштәше калмык Цецен-Цеден турында «Алтын сәбәп» поэмасы аерылып тора[4].

Тәрҗемә өлкәсендә, барыннан да элек, Төньяк Кавказ һәм Калмыкия халыклары телләре белән күп һәм нәтиҗәле эшли. Кайсын Кулиев, Давид Кугультинов, Адам Шогенцуков һәм башка шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләре рус укучысына Даниил Долинский һәм аның күпьеллык дусты һәм автордашы Виктор Стрелков аркасында билгеле була.

Шулай ук балалар өчен «Кошлар-битлекләр» һәм «Бөҗәкләргә таныш булмаган» китапларын да язган.

Актив иҗтимагый-агарту эшләре алып барган, мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында, «Дон» яшьләр әдәби берләшмәсе (аның җитәкчесе танылган Дон шагыйрәсе Елена Нестерова булган) әгъзалары каршында чыгыш ясый[5].

Советлар Союзы таркалганнан соң, РСФСР Язучылар берлеге эшен туктаткач һәм аның урынына Россия Язучылар берлеге һәм Россия Язучылары берлеге оешканнан соң, Долинский икенчесенә керә. Шигырьләр язуын һәм тәрҗемә итүне дәвам итә, берничә китап чыгара.

Ростов-на-Донуда 2009 елның 2 ноябрендә вафат була.

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011 елның 15 июлендә Долинский яшәгән йорт диварында (Ворошилов проспекты, 58 нче йорт) мемориаль такта куела[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Писатели Дона: Биобиблиогр. сб / [Сост. Г. Г. Тягленко]. — Ростов н/Д.: Кн. изд-во, 1976. — 288 с. — 10 000 экз.
  2. Писатели Дона: Биобиблиогр. сб / [Сост. Г. Г. Тягленко]. — Ростов н/Д.: Кн. изд-во, 1976. — 288 с. — 10 000 экз.
  3. Санкин Л. Булат Окуджава в Ростове-на-Дону// www.relga.ru. — 2013. — 5 апр. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  4. Барсуков Э. Г.. Незабываемые встречи. Поэзия как судьба. Ростовское региональное отделение Союза российских писателей.
  5. Венок Елене: Сборник памяти Е. В. Нестеровой / Сост. Волошинова Л. Ф.. — Ростов-на-Дону: «Странник», 2008. — С. 56—57. — 80 с.
  6. Запись о награждении. ОБД «Подвиг Народа». әлеге чыганактан 2012-10-26 архивланды.
  7. Мирзабекова Н. (2011-07-25). «Жил поэт Даниил Долинский…». Агентство культурной информации. әлеге чыганактан 2012-07-15 архивланды.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Огрызко В. В. Русские писатели. Современная эпоха. — М.: Литературная Россия, 2004. — 552 с.
  • Писатели Советского Дона: Биобиблиогр. справочник. Вып. 2 / [Сост. В. Т. Ермолина, Р. И. Гладышева]. — Ростов н/Д., 1966. — С. 19—22. — 66 с. — (Рост. гос. науч. б-ка им. К. Маркса). — 1000 экз.
  • Писатели Дона: Биобиблиогр. сб / [Сост. Г. Г. Тягленко]. — Ростов н/Д.: Кн. изд-во, 1976. — С. 76—80. — 288 с. — 10 000 экз.
  • Писатели Дона: Биобиблиогр. указ / [О. И. Кузина и др.]. — изд. 2-е, испр. и доп. — Ростов н/Д.: Кн. изд-во, 1986. — С. 97—108. — 416 с. — 20 000 экз.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Долинский, Даниил Маркович // Большая русская биографическая энциклопедия (электронное издание). — Версия 3.0. — М.: Бизнессофт, ИДДК, 2007.
  • Даниил Маркович Долинский «Биография.Ру» сайтында