Данис Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Данис Зарипов latin yazuında])
Данис Зарипов
Туган телдә исем Данис Зиннур улы Зарипов
Туган 26 март 1981(1981-03-26) (42 яшь)
Чиләбе
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре хоккей һөҗүмчесе
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган физик тәрбия хезмәткәре - 2023
Спорт такымы әгъзасы Челмет[d], Металлург һәм Ак Барс

 Данис Зарипов Викиҗыентыкта

Данис Зарипов — танылган спортчы, Ак Барс хоккей клубы өчен унисигез сезон уйнаган хоккейчы. Континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогына биш тапкыр ия булган бердәнбер хоккейчы («Ак Барс» составында өч тапкыр, «Металлург» составында – ике тапкыр). Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (2023).[1]

2023 елның февралендә Казанда «Татнефть Арена»да үткән «Ак Барс» – «Металлург» матчы Данис Зарипов өчен Континенталь хоккей лигасында соңгы уены булган. [2]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Данис Зарипов зур хоккей тормышы Россия чемпионатының югары лигасында чыгыш ясаган Чиләбе «Мечел»ында башлана. 1998 елда 17 яшьлек һөҗүмчеүзен Төньяк Америкада сынап карарга уйлый. 1998-1999 еллар сезонында ул Көнбатыш хоккей лигасында (WHL) «Свифт Каррент Бронкос» (Канада) командасы өчен чыгыш ясый һәм 62 матчта 23 шайба кертә, шулай ук 8 передача ясый.

2001-2002 еллар сезонында Зарипов «Ак Барс» командасында уйный башлый.

Зарипов Россия җыелма командасына кандидат буларак 2003 елда әзер булса да, дөнья чемпионатына бары 2006 елда гына алына. Ул ел һөҗүмче өчен гомумән уңышлы була: даими беренчелектә ул 49 очко җыя, плей-оффта 3 гол кертә, 8 передача ясый һәм шул рәвешле «Ак Барс» командасының Россия чемпионы булуына зур өлеш кертә. 2006 елгы дөнья чемпионатында Данис 2 шайба кертә һәм 3 передача ясый, ләкин бу турнирда Россия җыелма командасы бары чирек финалга гына барып җитә.

2006-2007 ел сезонында һөҗүмче, 53 матчта 62 очко (32+30) җыеп, үз рекордын куя. Моңа шулай ук Алексей Морозов һәм Сергей Зиновьев белән бергә уйнау да ярдәм итә. «Ак Барс» көмеш медальләр яулаганнан соң, Данисны Россия җыелма командасына чакыралар. 2007 елда Мәскәүдә үткәрелгән дөнья чемпионатында ул «плюс-минус» күрсәткече буенча иң яхшы уенчыларның берсе дип таныла.

2008 елда Канадада үткәрелгән дөнья чемпионатында Зарипов Россия җыелма командасы составында турнирның җиңүчесе була. Бер елдан соң ул, 2 матчта гына катнашуына карамастан (җәрәһәт алу сәбәпле, команда составыннан төшеп кала), 3 очко (2+1) җыярга өлгерә.

Данис Зарипов — Россия чемпионы (2005-2006), Россия чемпионатының көмеш призеры (2006-2007), дөнья чемпионатының бронза призеры (2007), дөнья чемпионы (2008, 2009), Гагарин кубогы иясе һәм КХЛ чемпионы (2009, 2010, 2014, 2016, 2018).

2017 елда допинг куллану сәбәпле Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан ике елга ярышлардан читләштерелә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]