Данис Нургалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Данис Нургалиев latin yazuında])
Данис Нургалиев
Туган 1 сентябрь 1956(1956-09-01) (67 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Абдулла
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт университеты
Һөнәре инженер-геолог-геофизик

Данис Нургалиев, Данис Карл улы Нургалиев (1956 елның 1 сентябре, СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Абдулла) – геология-минералогия фәннәре докторы (1997), профессор (2000), Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры (2011 елдан), фәнни эшчәнлек буенча проректор (2010 елдан), докторлык диссертацияләре советы рәисе. РАЕН хакыйкый әгъзасы (2008). РФА геомагнетизм буенча фәнни совет әгъзасы. Сорос доценты (1995), Татарстан Республикасының (2005) һәм Россия Федерациясенең (2023) атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2009).[1] Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (2018).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 1 сентябрендә Башкортстан АССР Борай районы Абдулла авылында туган. Тәтешле 2нче санлы урта мәктәбен (алтын медальгә, 1973),[2] «геолог-геофизик» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетын (бик яхшыга, 1978) тәмамлаган һәм аспирантурага укырга кергән. [3] Инглиз һәм татар телләрен камил белә. 1997 елда «Соң палеозойда геомагнит кыры вариацияләре» (рус. Вариации геомагнитного поля в позднем палеозое) темасына докторлык диссертациясе яклаган. [4]

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979―1997 елларда ― Казан дәүләт университетында (КДУ) инженер, геофизика кафедрасы ассистенты, доцент.

1995 елдан 2004 елга кадәр ― Швейцария фәнни фондының Пермь утырмаларын тикшерү буенча ике гранты җитәкчесе.

1997―2007 елларда ― КДУ разведканың геофизик ысуллары кафедрасы мөдире.

2000 елдан 2008 елга кадәр ― палеогеофизик һәм палеоклиматик тикшеренүләр өлкәсендә өч INTAS проектының Россия ягыннан җитәкчесе.

2002―2003 елларда ― Федераль технология мәктәбендә (ETH, Цюрих, Швейцария) чакырылган профессор-тикшеренүче. [5]

2004―2008 елларда ― Алмания геология фәнни үзәгендә (GFZ, Потсдам) эшләү өчен Алмания фәнни фондының (DFG) ике гранты җитәкчесе.

2007―2010 елларда ― Казан дәүләт университетының (2009 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты) фәнни эш һәм мәгълүматлаштыру буенча проректоры.

2009 елда ― «Инновацион Россиянең фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлары» ФЦП буенча өч грант җитәкчесе.

2010 елның маеннан ― Казан (Идел буе) федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры.

2011 елның маеннан ― Казан (Идел буе) федераль университетының Геология һәм нефть — газ технологияләре институты (рус. ИГиНГТ КФУ) директоры.

Фәнни тикшеренүләр өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геофизика, файдалы казылмалар эзләүнең геофизик ысуллары.
Территорияләрнең нефть-газлылыгын комплекслы фаразлау, нефть һәм газ ятмаларын эзләү ысуллары, разведка геофизикасы, палеомагнетизм, палеоклиматологиядә тау токымнары магнетизмы, голоценда геомагнит кыры вариацияләре. 150 дән артык фәнни хезмәт, 5 монография авторы. [1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 – «РФ җир асты байлыкларының мактаулы разведчигы» күкрәк билгесе
  • 2000 – «Россия тау-геология хезмәтенең 300 еллыгы» күкрәк билгесе
  • 2005 – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
  • 2007 – «ТР өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүче
  • 2009 – Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты – Нефть ятмаларын эзләгәндә ысуллар комплексын эшләп, Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендәге нефтьлелек перспективаларын бәяләү темасына
  • 2016 – Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре
  • 2016 – «Геологиядәге казанышлары өчен» А. Е. Ферсман исемендәге медаль
  • 2018 – Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе
  • 2023 – Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе [6]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. [7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Нургалиев Данис Карлович. Известные ученые(рус.)
  2. Галия Гайнетдинова: Милләтне тел билгели. Мәдәни Җомга, 9.04.2021
  3. Нургалиев Данис Карлович. Татары без границ(рус.)
  4. Нургалиев Данис Карлович. Казанский (Приволжский) федеральный университет(рус.)
  5. Любовь Агеева. Данис Нургалиев, проректор КФУ: «Мы начали давить. Потому люди и взвыли. Чаще гуманитарии». Бизнес-Онлайн, 20.09.2015(рус.)
  6. Проректору КФУ присвоено звание «Заслуженный деятель науки РФ». Официальная группа КФУ ВКонтакте, 28.02.2023(рус.)
  7. Данис Карлович Нургалиев. 2023 елның 5 июнь көнендә архивланган. Биографии и достопримечательности(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]