Даниэль Мейтенс Олысы
Даниэль Мейтенс Олысы (нидерланд телендә: Daniël Mijtens, Meytens, Mytens; як. 1590, Делфт — 1647, Гаага) — һолланд рәссамы, живописец-портретист, Һолландия живописе алтын гасыры рәсем ясаучысы һәм гравёры. Тормышының күпчелек өлешен Англиядә эшләгән, анда Даниэль Мейтенс Олысы буларак мәгълүм булган.
Мейтенс рәссамнар гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Даниэль Мейтенс Олысы зур һолланд рәссамнары гаиләсенең бабасы булган. Ул Делфтта Брюссельдән сәнгать әсәрләре сәүдәгәре һәм шорник Мартен Мейтенс (як. 1552—1628) һәм Аннекен Тикмакерс (?—1611) гаиләсендә туган булган. Рәсем һәм живописьне Гаагада, мөгаен, Янс ван Миревелт остаханәсендә өйрәнгән. Ул шулай ук живописец-портретист Исаак Мейтенсның (1602—1666) олы абыйсы һәм рәссам Даниэль Мейтенс Кечесенең бабасы булган[9]. Исаак Мейтенсның улы – Гаагадан живописец һәм сәнгать әсәрләре туплаучысы Мартин Мейтенс Олысы (1648—1736), 1667 елдан бирле Стокгольмда Швеция короленең сарай яны живописецы булган. Живописец һәм рәссам-миниатюрисҗ, Мартин Олының улы һәм өйрәнчеге Мартин Мейтенс Кечесе (1695—1770) Стокгольмда туган булган, 1712 елда Голландиягә киткән, аннан соң күп илдә эшләгән. Даниэль Мейтенс Олының энесе һәм өйрәнчеге Иоаннес, яки Ян, Мейтенс (як. 1614—1670) шулай ук живописец Гаагада эшләгән, А. Ван Дейк иҗаты астында портретлар ясаган. Ян Мейтенсның улы һәм өйрәнчеге — Даниэль Мейтенс Кечесе (1644—1688), живописец, 1666 елда Римда эшләгән[10].
Даниэль Мейтенс Олысының Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рәссамның беренче һолланд чоры эшләренең берсе дә сакланып калмаган. 1618 елда Даниэль Лондонга күчкән, анда мәшһүр меценат һәм сәнгать әсәрләре туплаучысы Томас Һовард, 21-енче граф Арундел булган. Мейтенс граф һәм графиня Һовардларның портретларын ясаган һәм тиздән аңа король Яков I һәм аның улы Уэльс принцы Чарлзның портретларын ясарга кушылган булган. Принцның 1625 елда король Карл I сыйфатында тәхеткә утыруыннан соң Мейтенс заказга кабатлауларны кертеп шундый күп король һәм аның сарай яндагыларының тулы буйга портретларын иҗат иткән, бу, табигый хәл ки күп санлы ярдәмчеләр таләп иткән. Аның иң яхшы портретларының икесендә Джеймс Һамильтон сурәтләнгән, соңыннан ул 1-енче герцог Һамильтон булган, Мейтенс аны 1623 һәм 1629 елларда ясаган. 1626 һәм 1630 елларда Мейтенс, мөгаен, Рубенс һәм Ван Дейк эшләрен өйрәнү өчен Нидерландка зиярәт кылган.
Мейтенс инглиз сарай яны портретка яңа натурализм керткән һәм шуның белән Авраам ван Блайенберхка йогынты ясаган, әмма 1632 елда Англиягә Антонис ван Дейк кебек күренекле оста килгәннән соң, Мейтенс әйдәп баручы сарай яны портретист торышын югалткан. Ван Дейк Мейтенсның элеккеге эшенә нигезләнгән король һәм королева портреты юрамасын барлыкка китергән. 1634 ел тирәсендә Мейтенс, мөгаен, Нидерландка кайткан булган. Соңрак ул күбесенчә Гаагада картиналар сатучысы булып эшләгән, хосусан, граф Арундел өчен эшләр сатып алып. Гомеренең шул соңгы чорыннан бары тик дүрт картина билгеле.
Мейтенсның кайбер эшләренең иясе булып әлеге вакытка кадәр король гаиләсе булып тора. Мейтенс шулай ук иске портретларның күчермәләрен, шул исәптән Яков IV Шотландияленең һәм аның хатыны Маргарет һәм Шотландия королевасы Мариянең. Ул шулай ук 1625 елда Тицианның “Венера” копиясен ясаган[11].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Король Карл I-нең портреты. 1631. Киндер тукыма, май. Милли портрет галереясе, Лондон
-
Джеймс Гамильтон, 1-енче герцог Гамильтон. 1629. Киндер тукыма, май. Шотландиянең милли галереясе, Эдинбург
-
Джеймс Гамильтон, граф Арран, соңыннан 3-енче маркиз һәм 1-енче герцог Гамильтон, унҗиде яшендә. 1623. Киндер тукыма, май. Милли галерея, Лондон
-
Уильям Герберт, 3-енче граф Пембрук. 1625. Киндер тукыма, май
-
Эндимион Портер. 1627. Киндер тукыма, май. Милли портрет галереясе, Лондон
-
Ир-ат портреты. 1625 һәм 1629 арасында. Киндер тукыма, май. Шотландия милли галереясе, Эдинбург
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Виктория милли галереясе — 1861.
- ↑ ECARTICO
- ↑ 3,0 3,1 http://kmska.be/collection/work/data/i743pm
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 RKDartists
- ↑ 5,0 5,1 Union List of Artist Names — 2017.
- ↑ Метрополитен-музей — 1870.
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO1475_III
- ↑ Daniel Mijtens in the RKD [1] 2023 елның 20 май көнендә архивланган
- ↑ Власов В. Г. Мейтенс // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 42. — ISBN 5-88737-010-6
- ↑ Devon F. Issues of the Exchequer of the Reign of James I. — London, 1836. — Рр. 350,352, 355, 358