Даниядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даниядә ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Копенгагендагы Зур мәчет — мәчет һәм мәдәният үзәге булган биналар комплексы

Даниядә ислам (дан. Islam i Danmark) — Дания территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Дания халкының (5 771 мең кеше) 5,40 % ы (313 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Даниянең рәсми танылган диннәреннән берсе, тарафдарлары саны буенча, лютераннар диненнән соң, икенче урындагы дин. Дания мөселманнарының күпчелеге — сөнниләр, шулай ук шигыйлар, әхмәдияләр дә бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәдияләрнең Нусрат Җаһан мәчете. Копенгаген

Даниядә мөселманнар 1880 елдан яши. 1920 елда язучы Кнуд Холмбо (Knud Holmboe) ислам динен кабул иткән[2].

1950-елларда Пакистанның Әхмәдия мөселманнары актив миссионерлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә Даниядә дини җәмгыять оештыруга ирешә. Алар 19661967 елларда Даниядә беренче мәчет — Нусрат Җаһан мәчетен (Nusrat Djahan-moskeen) төзегән. Шул ук елны Әхмәдия хәрәкәте Абдус Сәлам Мадсен (Abdus Salaam Madsen) тәрҗемә иткән беренче Коръәнне Дания телендә бастырып чыгара.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илдәге мөселманнарның саны 1960-елларда ил хөкүмәте Төркия, Пакистан, Төньяк Африка ватандашларына Даниядә яшәргә һәм эшләргә рөхсәт бирә башлагач, кискен артып китә. 1970-елларда Төркия, Пакистан, Марокко һәм Югославия республикаларыннан күпчелеге мөселман булган мөһаҗирләр Даниягә эш эзләп килә. 1980 һәм 1990 елларда мөселманнарның зур өлешен (мөселманнарның гомуми саныннан 40 %) Иран, Гыйрак, Сомали һәм Босниядән күчкән качаклар тәшкил иткән[3]. Дания мөселманнары арасында ислам динен кабул иткән этник даниялеләр дә бар. Аларның саны 2 800 гә якын һәм ел саен бу сан якынча 70 кешегә артып бара. 2000 һәм 2004 еллар арасында 300 дән артык Дания кешесе ислам диненнән христианлыкка күчкән.

Мөселманнарның 22,2 % ы — Төркиядән, 10,2 % ы — Гыйрактан, 9,5 % ы — Ливаннан, 8,7 % ы — Пакистаннан, 7,3 % ы — Сомалидан һәм 6,3 % — Әфганстаннан күчкән кешеләр. Ил башкаласы Копенгаген халкының 10 % ы — мөселманнар[4].

Оешма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигыйларның Имам Али мәчете. Копенгаген

Дания мөселманнары чыгышлары, тел һәм мәдәниятләре буенча бик төрле. 2005 елда Даниядә 19 төрле мөселман дини җәмгыяте теркәлгән булса, 2019 елда Даниядә 28 төрле ислам дини җәмгыяте булган. Даниянең мөселманнарны берләштерүче үзәк оешмасы юк. Хәзерге вакытта Даниядә 170 мәчет бар. Алар, башка илләрдән аермалы буларак, еш кына Даниядә яшәүче мөселманнарның ассоциациясе буларак оештырыла. Дания теле мәчетләрдә вәгазь теле буларак ешрак кулланыла башлаган. Даниянең кайбер мөселман җәмгыятьләрендә һәм мәчетләрендә имамнар җитешми. Моннан тыш, илдә бушлай мөселман мәктәпләре, хәләл кибетләр, яшьләр ассоциацияләре, җирләү ассоциацияләре һ. б. учреждениеләр бар. Даниянең эре шәһәрләрендә 20гә якын мөселман мәктәбе эшли. Беренче мөселман мәктәбе 1978 елда Хельсингерда төзелгән. 1980-елларда урду, төрек, гарәп һәм башка телләрдә дәресләр алып барылучы мәктәпләр төзелә. 1990-елларда Сомали, Фәләстыйн һәм Гыйрак качак балалары өчен мәктәпләр төзелә. Копенгагенның Нёребро районында ачылган иң зур мәктәптә 410га якын студент шөгыльләнә.

Мөселманнарга мөнәсәбәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дания мөселманнары һәм җәмгыятьнең калган өлеше арасында мөнәсәбәтләр күп еллар дәвамында Даниядәге дебатларның төп темасы булып тора. Җәмәгать урыннарында дини кием һәм символлар куллану, ир балаларны сөннәткә утырту, зина кылу, гомосексуализм, шәригать һәм ир-атлар белән хатын-кызлар арасында мөнәсәбәт һ. б. турындагы мәсьәләләргә карашлар төрлелеге бәхәсләр уята. Илнең мөселман халкы күп мәсьәләдә үзен кыерсытылган итеп хис итә. Илнең көч структуралары, 2015 елдан башлап, мөселманнарга карата дини нигездә ясалган җинаятьләр саны артуын билгеләгән.

Хәзерге вакытта мөселман халкының шактый өлеше Даниядә туган, үскән һәм белем алган кешеләрдән тора, һәм, шул рәвешле, беренче буын иммигрантлардан аерылып тора. Нәтиҗәдә, мөселман мохите тотрыклы һәм Дания тормышына җайлашкан. Даниядә туып-үскән мөселманнарның яңа буыны исламны интерпретацияләргә өнди, Дания гражданнары белән мөселман динен татулаштыруны җиңеләйтәчәк карарлар табарга чакыра, Дания мөселман тәңгәллеген үстерүгә ярдәм итәргә һәм исламны көндәлек тормышның табигый элементы итәргә теләвен белдерә. 2007 елда Дания телендә эшли торган, Даниядә туып-үскән мөселманнарның яңа буыны өчен очрашу урыны булган беренче Дания ислам үзәге (Dansk Islamisk Center) оештырылган.

Карикатуралар җәнҗалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елда Даниядә Мөхәммәт пәйгамбәр белән бәйле карикатуралар җәнҗалы(ингл.) кузгала. Jyllands-Posten газетасында Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган 12 карикатура басылып чыга. Карикатураларны бастыру Даниядә генә түгел, аннан читтә дә мөселман халкы арасында көчле ризасызлык тудыра. Jyllands-Posten газетасы җитәкчелеге басылып чыккан рәсемнәр Аурупада кабул ителгән «сүз иреген гамәлгә ашыру» үрнәге генә, дип белдерә. Унбер мөселман иленең тышкы эшләр министрлыклары Дания хөкүмәтеннән гафу үтенүне таләп итә. Дипломатик протест артыннан, Дания тауарларына бойкот игълан ителә.

Мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Копенгагенның Нёребро районында урнашкан Зур мәчет — мәчет һәм мәдәният үзәге булган биналар комплексы. 2014 елда Даниядә махсус төзелгән беренче мәчет, илнең иң зур һәм манарасы булган беренче мәчете, Аурупада иң эре мәчетләрнең берсе[5][6][7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]