Дания Казакова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дания Казакова latin yazuında])
Дания Казакова
Туган телдә исем Дания Әхәт кызы Казакова
Туган 10 июнь 1956(1956-06-10) (67 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Һөнәре рәссам

Дания Әхәт кызы Казакова (Мингазова) (1956 елның 10 июне, Казан, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы) – Россия рәссамы, БДБ Рәссамнар берлегенең Казан бүлеге әгъзасы. Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларында эшли. Стиль - импрессионизм, пуантилизм.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дания Казакова 1956 елның 10 июнендә Казанда туа. Әтисе - Мингазов Әхәт Мингаз улы (06.02.1918 — 14.12.1991), ислам руханилары гаиләсеннән (мулла), Иске Шимбер авылы, Әтнә районы, ТАССР. Әнисе - Сөләйманова Наҗия Сөнгат кызы (15.12.1917 — 21.09.1994), ислам руханилары гаиләсеннән (мулла), Согыт авылы, Батыр районы, Чуваш Республикасы.

Белем алуы һәм хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. Гомере буе (34 ел) Татарстан Республикасы Милли банкында эшләгән.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты каршындагы өлкәннәр өчен Изостудиядә индивидуаль мастер-класслар үткән.

Укытучы-рәссам Аида Вәлиуллинада[1] һәм рәссам Лада Аюдагта уку курслары узган[2].

Рәссам буларак формалашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Педагог-рәссам Аида Вәлиуллина һәм рәссам Лада Аюдагта белем алу курсын узгач, Дания Казакова пуантилизм техникасын уңышлы үзләштерә, аның нигезендә аерым мазкалы язуга ия була.

Дания Казакова БДБ Рәссамнарының күп кенә күмәк күргәзмәләрендә, Идел буе төбәк күргәзмәләрендә катнаша. Эшләре «Элемтэ» ААҖ картиналар галереясендә, "Казан ярминкәсе» ААҖ Арт-галереясе, Горький исемендәге ТР Сынлы сәнгать музеенда куелган булган.

Иҗаты һәм күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның мартында БДБ Рәссамнар һөнәр берлегенең Казан бүлеге әгъзасы була.

2011 елның апрелендә Дания Казакованың «Эбиволь» галереясендә беренче шәхси күргәзмәсе булды. Күргәзмәдә Казан, Испания, Италия, Венеция һәм Альп сурәтләнгән картиналар тәкъдим ителгән[3].

2012 елда Казакова Дания «Казан-3 нче Россия башкаласы» Халыкара арт – проектында катнаша. «Татарстан гасырлар киселешендә» күргәзмәсе. Казан Универсиадасына багышланган күргәзмә 2012 елның июлендә Вашингтон шәһәрендәге Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә (АКШ) узды. Аның «Казан агач» циклыннан «Волков урамындагы йорт» картинасы хәзер дә шунда урнашкан.

2019 елның июлендә аның Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында икенче юбилей шәхси күргәзмәсе булды[4]. Рәссамның иҗаты Француз импрессионистлары эшләренә якын.

2016 елдан Дания Казакова Канадага еш килә. Шул вакыттан бирле рәссамның иҗаты бу илдә булу белән бәйле. Канаданың тарихи урыннары: Шато Фронтенак замкы, «Мең утрау» замкы, авторның «Le Ber паркында Көз» кебек пастель эшләре игътибарга лаек. «Ниагар водопады – җиденче дөнья могҗизасы» темасы белән рәссамның өч эше бәйле[5].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элеккеге ире - Казаков Марат Минегалим улы.

Альбина Казакова (1985), кызы (хәзерге вакытта Россия һәм Канада гражданкасы, Канаданың Монреаль, Квебек шәһәрләрендә яши)

Галереясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Роберт Болгарский {{{башлык}}}(рус.) // Татарская деловая газета - eTatar.ru.
  • {{{башлык}}}(рус.) // Наша Газета. — № 879. — С. 20-21.
  • {{{башлык}}}(рус.) // "Татар-Информ".
  • {{{башлык}}}(рус.) // Банковская газета «Банк людей». — № № 13(872).
  • Мария Короткова {{{башлык}}}(рус.) // Газета «Казанские ведомости».
  • {{{башлык}}}(рус.) // Портал Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана.