Дания принцессасы Кристина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дания принцессасы Кристина latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Норвегия
 Дания
Титул шаһбикә[d], герцогиня[d] һәм герцогиня[d]
Туу датасы ноябрь 1521
Туу урыны Нюборг[d], Көньяк Дания, Дания, Кальмарская уния[d]
Үлем датасы 10 декабрь 1590(1590-12-10)[2] (69 яшь)
Үлем урыны Алессандрия, Пьемонт, Италия
Җирләнгән урыны Церковь кордельеров (Нанси)[d]
Кабер сурәте
Ата Кристиан II[d]
Ана Изабелла Габсбургская[d]
Кардәш Иоганн Датский[d], Prince Philip Ferdinand of Denmark[d], Maximilian of Denmark[d], Доротея Датская[d] һәм stillborn son Oldenburg[d]
Ире яки хатыны Франческо II Мария Сфорца[d] һәм Франсуа I[d][1]
Балалар Карл III[d][1], Рената Лотарингская[d][1] һәм Доротея Лотарингская[d][1][2]
Ыруг Ольденбургская династия[d]
Һөнәр төре аксөяк
Башкарган вазыйфа Италия кыйралы[d]
Сурәтләнә Christina, Princess of Denmark and Norway, Duchess of Milan (1521/22 – 1590), aged 16[d]
 Дания принцессасы Кристина Викиҗыентыкта

Кристина Датская (Нюборг яки Копенгагенда — 10 декабрь 1590, Алессандрия яки Тортон) — Дания принцессасы. 1533-1535 еллардагы беренче никахы буенча Милан герцогинясы титулын йөрткән, ә 1541-1559 еллардагы икенче никахы буенча Лотарингия принцессасы.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кристина Дания короле Кристиан II һәм Изабелла Габсбургларныж гаиләсендә алты баланың иң кечесе булып туа. Аның туган урыны ачык билгеле түгел, фаразлау буенча ул Нюборгта яки Копенгагенда туган. 1521 елның 5 ноябре яки декабре туган көне дип исәпләнә.

Ул император Карл V туганы була. Габсбурглар династиясе вәкиле буларак, ул күп кенә Аурупа хакимнәре белән никахка керергә тиешле була. Бабасы Карл аны сәяси сәбәпләргә бәйле икеләтә кияүгә бирә, шуның белән Францияга каршы көрәштә Аурупа илләре белән бәйләнешләрне ныгыта.

Кристина 11 яшендә Милан герцогы Франческо Сфорца II кияүгә чыга. Туйлары Брюсселдә 1533 елның августында ышаныч кәгазе буенча үткәрелә. Милан илчесе Стамп Мария Массимилиано Стамп кияү мәнфәгатеннән чыгып эшли. Кристина 13 яшендә тол кала.

1541 елның 10 июлендә Кристина булачак Лотарингия герцогы I Франсуага кияүгә чыга. Бу никахтан өч бала туа:

  • Карл III (1543 ел, 15 февраль — 1608 ел, 14 май), Лотарингия герцогы, Карл v хөрмәтенә шулай атала;
  • Рене (1544 ел, 20 апрель — 1602 ел 22 май), атасы ягыннан әбиләре Рене де Бурбон-Монпансье хөрмәтенә шулай атала;
  • Доротея (1545 ел, 20 август — 1621 ел, 2 июнь).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бала чагы һәм яшүсмер еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1523 елда, Кристинага ике яшь булмаганда, аның атасы, Дания короле Кристиан II, тәхетеннән төшерелә һәм бар гаиләсе белән Фландрияга качырга мәҗбүр була һәм Лирда яши. Хатыны үлгәннән соң Кристиан II 1526 елда балаларын Испания Нидерланды штатгальтеры Маргарита Австрийскаяга тәрбиягә бирә. Үзе Дания тәхетен кайтарырга маташып, Кристиан II Скандинавиягә 1531 елда кире кайта. Кристина атасын беркайчан да күрми, чөнки ул озак еллар буена төрмәдә утыра һәм Фландрияга кайта алмый.

Абыйсы Ганс һәм сеңлесе Доротея белән Кристина тулы дини белем ала. Француз һәм немец, итальян телләрендә сөйләшә. Маргарита Австрийская үлгәннән соң, Кристина турында хәстәрлекне 1530 елда Испания Нидерланды штатгальтеры булган апасы Мария Австрийская үз өстенә ала. Кристинаның яшь булуына сылтанып, ул Кристина белән кыздан 27 яшкә өлкән Милан герцогы Франческо II арасындагы король Карл V таләбе буенча никах килешүенә каршы төшә, әммә уңышсызлыкка очрый. 1533 елда ышаныч кәгазе буенча Брюсселдә никах тантанасы үткәннән соң, 1534 елның 3 маенда Кристина Милан шәһәр халкы тарафыннан зур шатлык белән алына. Миланга килгәннең икенче көнендә ук ул герцог белән Милан кафедраль соборында рәсми никахлаша.

1535 елның октябрендә авыру Франческо II вафат булып, Кристина баласыз тол кала. 1537 елда ул Брюссельгә кире кайта.

Генрих VIII һәм Кристина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглиз короле Генрих VIII үзенең өченче хатыны Джей Сеймур үлгәннән соң хатын эзли һәм аның игътибарына Милан герцогының тол хатыны эләгә. Ул вакытта Францияга каршы көрәштә союздашлар эзләүче император Карл V Генрих III Кристинага өйләнергә тәкъдим итә. Брюссель сараенда Генрих илчесе Кристинаны «бик акыллы һәм дини» дип һәм «матур, биек буйлы, кешегә мөгамәләсе матур, сөйләшүе йомшак» дип сүрәтли. Кристина белән кызыксынган Генрих Брюссельгә үзенең яшь рәссамы Ганс Гольбейнны Кристинаның портретын төшерергә җибәрә. 1538 елның 12 мартында рәссамга рәсем төшерү өчен өч сәгать озынлыгында вакыт бүленә. Ул замандагы уналты яшьлек тол хатынның портреты хәзер Лондон милли галереясында саклана. Ул вакыттагы йола буенча матәм йөртү вакыты өч ай булуга карамастан, Кристина ире вафатыннан соң ике елдан артык һаман матәм йөртә.

Үзенә карата яңа никах планнары булуга Кристинаның карашы нинди булганы билгеле түгел. Кияүгә чыгырга тәгъдименән аның баш тартуы турында документаль дәлил юк. Генрих VIII ялган гаепләүләр нигезендә икенче хатынының башын кыркырга боерганын хәбәрдар Кристина аның тәгъдименә «минем башым бер генә, әгәр икәү булган булса, аның берсен мин шиксез корольгә бирер идем» дигән. Әммә Кристинаның бу әйтеме бары тик ХVII гасыр белән генә даталанган басмаларда сыккан, шунлыктан аның дөреслеге шикле.

Инглиз короле белән никах насыйп булмый. Ниццада Франция короле Франциск I белән унеллык ил килешүе төзелә һәм шунлыктан император Карл V Генрих VIII белән кызыксынудан туктый.

Лотарингия герцогинясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кристина икенче тапкыр Брюсселдә 1541 елда Лотарингия герцогы Изге Антуанның олы улы Франсуа I кияүгә чыга. Башта никах, сәяси төс йөртүгә карамастан, карамастан, ир белән хатын бәхетле гомер итә, өч балалары дөньяга килә. Франциск I 1544 елда герцог була, ә 1545 елда вафат була. Герцоглыктагы ихтыяр ике яшьлек улы Карл II регенты Кристина кулына һәм иренең абыйсы Николя де Меркер кулына эләгә. 1545 елның ноябрендә Лотарингия байларының җыелышы хакимиятне тулысынча Кристина кулына тапшыра.

Габсбурглар туганы буларак, Кристина Испанияга карата дуслык сәясәтен алып бара һәм моның белән француз король йорты йогынтысына озак еллар буена каршы тора ала. Бер үк вакытта ул Франция һәм Изге Рим империясе белән Лотарингия арасында барган көрәштә нейтралитет тота. Әммә Шамбо килешүе нәтиҗәсендә Франция короле Генрих II 1552 елның 13 мартында Лотарингияне һәм империянең Мец, Туль һәм Верден шәһәрләрен ала, шуның аркасында Франция белән император арасында яңа низаг барлыкка килә. 15 апрельда Кристина регентлык хокукыннан мәхрүм ителә һәм герцоглыкны ташлап китергә мәҗбүр була. Аның унбер яшьлек улын Карлны Парижга француз йортына җибәрәләр, Лотарингия хакимияте Лоррен - Меркер кулына күчә.

Гомеренең соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кристина 1578-79 елларда Италиягә кире кайта һәм Франческо II Сфорца хатыны буларак аңа караган Торонто резиденциясендә үз тормышының соңгы елларын үткәрә. Аның вафат булу урыны ачык билгеле түгел: ул 1590 елда Тортонда яки Алессандрияда вафат була. Ике чыганакларда аның вафаты турында ике дата очрый — 10 август һәм 10 сентябрь. Ул Нансида үз ире янында Кордельерлар чиркәвендәге герцог капелласы скриптында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]