Дарданеллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дарданеллар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Дарданеллар
төр. Çanakkale Boğazı, грек. Δαρδανέλλια
Дарданеллар корабтан күренеше
Дарданеллар корабтан күренеше
40°13′6″ т. к. 26°27'29" кч. о. (G) (T)
Бәйләп тораЭгей диңгезе, Мәрмәр диңгезе
ИлТөркияFlag of Turkey.svg Төркия
Киңлек1,2-6 км
Озынлык61 км
Иң зур тирәнлек103 м
Дарданеллар (Төркия)
Red pog.png
Commons-logo.svg Дарданеллар Викиҗыентыкта

Дарданел бугазы, Дарданеллар (грек. Δαρδανέλλια), Чанаккальга бугазы (төр. Çanakkale boğazı, искергән юнан исеме Һеллеспонт, Ελλήσποντος) — Аурупа (Балкан ярымутравы) белән Азия (Кече Азия ярымутравы) арасындагы бугазлардан берсе. Мәрмәр һәм Эгей дигезләрне бәйли.

Дарданел бугазы элек елга үзәне булып, коры җирнең түбәнәю нәтиҗәсендә диңгез бугазына әйлнгән.

Озынлыгы 120,5 км, киңлеге 1,3—27 км, тирәнлеге 29—153 м. Ярлары комташ, известьташлардан гыйбарәт булгач, сирәк үсемлек белән капланган. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка аккан өске агым Мәрмәр диңгезеннән төчерәк (тозлылыгы 25,5‰) су алып килә, тизлеге 2-6 км/сәгать. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгыштан аккан су асты агымы Эгей диңгезеннән тозлы (тозлылыгы 38,‰ ка кадәр) су китерә. Дарданел бугазының Аурупа яр буенда Гәлиболу, Азия яр буенда Чанаккальга портлары урнашкан.

Дарданел бугазы икътисади һәм стратегик ягыннан мөһим әһәмияткә ия.