Дарья Наумова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дарья Наумова latin yazuında])
Дарья Наумова
Туган 26 август 1995(1995-08-26)[1] (28 яшь)
Патока, Кличевский район[d], Могилёв өлкәсе, Белоруссия
Яшәгән урын Бабруйск
Ватандашлыгы  Белоруссия
Әлма-матер Могилёвский государственный университет имени А. А. Кулешова[d]
Һөнәре авыл атлетикачы

 Дарья Наумова Викиҗыентыкта

Дарья Сергеевна Наумова (белар. Дар'я Сяргееўна Навумава; 1995 елның 26 августы, Потока авылы, Могилёв өлкәсе, Беларусия) — Беларусия авыр атлетчысы, нигездә, 75 кг кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый. Рио-де-Жанейрода узган 2016 елгы Олимпиаданың көмеш призёры[2]. 2019 елгы Европа чемпионы, 2018 елгы дөнья чемпионаты призёры. Беларусь Республикасының халыкара класслы спорт мастеры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дарья Сергеевна Наумова 1995 елның 26 августында Беларусиянең Могилёв өлкәсе Кличевский районы Потока авылында туа. Слободск төп мәктәбендә укыган[3]. Мәктәпнең 10 сыйныфына кадәр Дарья ядрә ыргыту һәм диск ыргыту белән шөгыльләнә, аннары авыр атлетикага күчә, моны кечкенә буй аркасында аңа өлкәннәр дәрәҗәсендә көндәшлек итү авыр булуы белән аңлата. Аннары Бобруйск олимпия резервы училищесын тәмамлый. Икенче югары белемне Беларусия дәүләт университетының юридик факультетында алган.

Бобруйскида яши.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әтисе — Сергей Михайлович Наумов.
  • Әнисе — Ирина Матвеевна Наумова.
  • Апалары:
    • Полина (1987) — көллият укытучысы, яшь чагында гер спорты белән шөгыльләнгән.
    • Марина (1990) — мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире.

Сәяси карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елда Халык протестларын каты бастырулардан соң, Беларусиянең гамәлдәге хакимияте өчен чыгыш ясаучы спорт эшлеклеләренең ачык хатына кул куя[4][5].

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елда халыкара аренада 69 кг кадәр авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында беренче тапкыр чыгыш ясый. Алга таба 75 кг кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый[6].

2018 елның ноябрь башында Ашкабадта узган дөнья чемпионатында 81 кг кадәр авырлык категориясендә Беларусия спортчысы, гомуми авырлыгы 245 кг алып, абсолют көмеш медаль яулый. Шул ук вакытта этеп күтәрүдә ул 137 кг штанга авырлыгында кечкенә алтын медаль, ә ыргылып күтәрүдә 108 кг нәтиҗә белән бакыр медаль яулаый.

2019 елда Батумида узган Европа чемпионатында Дарья 76 кг кадәр авырлык категориясендә, ике күнегү суммасы буенча 242 кг кадәр авырлыкны алып, чемпион титулын яулый. Ыргылып күтәрүдә ул икенче нәтиҗә күрсәтә (106 кг), ә этеп күтәрүдә беренче (136 кг).

Сентябрь аенда 81 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаган Наумова Паттаяда узган дөнья чемпионатында дүртенче урынны яулый. Алтыдан өч омтылышны гына тормышка ашырып, 244 кг (109+135) результат күрсәтә.

Мәскәүдә узган Европа чемпионатына 76 кг кадәр авырлык категориясендә Беларусия җыелма командасы составына керә. 132 кг авырлыктагы штанганы этеп күтәрү күнегүендә бакыр медаль яулый, ә йомгаклау беркетмәсендә 4 нче урынны ала.

Төп нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Ярыш Үткәрү урыны Авырлык категориясе Ыргылып күтәрү,
кг
Этеп күтәрү,
кг
Сумма,
кг
Урын
2014 Авыр атлетика буенча Европа чемпионаты Тбилиси , Гөрҗистан 75 кг кадәр 108 133 241 4
2015 Авыр атлетика буенча дөнья чемпионаты Хьюстон, АКШ 75 кг кадәр 115 142 257 5
2016 Җәйге Олимпия уеннары Рио-де-Жанейро, Бразилия 75 кг кадәр 116 142 258 2

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.olympedia.org/athletes/129202
  2. Darya Naumava, archived from the original on 2016-08-14, retrieved 2021-04-25 
  3. Леди «железных игр»: кличевлянки на деле доказали, что штанга им по плечу. әлеге чыганактан 2016-08-29 архивланды. 2016-08-13 тикшерелгән.
  4. Стало известно, кто подписал открытое письмо спортсменов, выступающих за власть (2020-11-24). әлеге чыганактан 2020-11-24 архивланды. 2020-11-24 тикшерелгән.
  5. Подписи. 2020-12-08 тикшерелгән.
  6. Наумова Дарья